Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Супер–әти” исеменә Айнур Айратов лаек булды

Балалар иҗаты үзәгендә "Супер-әти" дигән шоу узды. Анда биредәге берләшмәләрдә шөгыльләнүче балаларның әтиләре катнашты. Кунакларны "Безнең әтиләр - иң яхшы!" дигән рәсемнәр һәм кызыклы фотосүрәтләр күргәзмәләре каршы алды. "Супер-әти" исеме өчен конкурсантлар кул көрәштерүдә, карандаш очлауда, бәрәңге чистартуда, балаларын тавышларыннан тануда, көйләрнең исемнәрен атауда көч сынаштылар. Музыкаль пауза вакытында иҗат...

Балалар иҗаты үзәгендә "Супер-әти" дигән шоу узды. Анда биредәге берләшмәләрдә шөгыльләнүче балаларның әтиләре катнашты. Кунакларны "Безнең әтиләр - иң яхшы!" дигән рәсемнәр һәм кызыклы фотосүрәтләр күргәзмәләре каршы алды.

"Супер-әти" исеме өчен конкурсантлар кул көрәштерүдә, карандаш очлауда, бәрәңге чистартуда, балаларын тавышларыннан тануда, көйләрнең исемнәрен атауда көч сынаштылар. Музыкаль пауза вакытында иҗат коллективлары әтиләргә җыр һәм биюләрен бүләк итте.

"Супер-әти" исеменә "Гармония" эстетик үсеш мәктәбенә йөрүче Алинаның әтисе Айнур Айратов лаек булды. Ә "Җиңүгә ихтияр көче" номинациясендә - Ролан Исламов, "Артистизм һәм мөлаемлык" номинациясеендә - Альберт Һадиев, "Кызыксынучанлык" номинациясендә Раил Фәттаховка җиңүче дип табылды.

Әлеге кичәнең әтиләр һәм кызлар биюе белән тәмамлануы, әтиләрнең кызларына чәчәкләр бүләк итүе гаилә кыйммәтләрен тагын бер кат ассызыклады.

Лилия Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Супер–әти” исеменә Айнур Айратов лаек булды