Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда судья ярдәмчесе Раушания Гатауллина Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаметының “Тырышлык өчен” икенче дәрәҗә отличие билгесенә лаек булды

Һөнәри бәйрәм алдыннан суд коллективы судья ярдәмчесе Гатауллина Раушания Факил кызының суд системасы үсешенә керткән зур өлеше һәм инициатива күрсәтүе өчен Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаметының "Тырышлык өчен" икенче дәрәҗә отличие билгесенә лаек булуы турында шатлыклы хәбәр алды. Һичшиксез, әлеге зур бүләкнең нигезендә күп еллык тырыш хезмәт ята....

Һөнәри бәйрәм алдыннан суд коллективы судья ярдәмчесе Гатауллина Раушания Факил кызының суд системасы үсешенә керткән зур өлеше һәм инициатива күрсәтүе өчен Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаметының "Тырышлык өчен" икенче дәрәҗә отличие билгесенә лаек булуы турында шатлыклы хәбәр алды.


Һичшиксез, әлеге зур бүләкнең нигезендә күп еллык тырыш хезмәт ята. Раушания Факил кызы шәһәр судына 2000 елда килде. Аңа кадәр ул 13 ел педагог булып эшләгән. Гаделлеккә омтылучы укытучы балаларны да намуслы итеп тәрбияли. Хөкемдарлык юлыннан кереп китүе дә очраклы түгел. Педагогик югары белеме өстенә ул Россия суд академиясенә укырга керә һәм 2006 елда "юриспруденция" белгечлеге буенча аны уңышлы тәмамлый.


Суд ситемасында һәр эш участогы катлаулы һәм киңкырлы. Ике генә ел эшләвенә карамастан, Раушания Факил кызына иң җаваплы участокларның берсе - гражданнар канцеляриясен җитәкләүне ышанып тапшыралар. 2005 елда консультант вазифасы йөкләнә. Ул суд хезмәткәрләрен закондагы һәм югары судларның суд практикасындагы үзгәрешләр белән таныштырып тора.


2007 елдан бирле Раушания Факил кызы судья ярдәмчесе булып эшли, суд тикшерүенә материаллар, норматив актлар һәм бәхәсле мәсьәләләр буенча материаллар әзерләшә, эшләрнең аерым категорияләре буенча суд практикасын анализлый һәм гомумиләштерә, Интернетта суд сайтына урнаштыру өчен материаллар әзерли.


Ул үзен белемле һәм җаваплы хезмәткәр итеп танытты. Зур тәҗрибәсе аңа киң вәкаләтләрне югары дәрәҗәдә башкарырга ярдәм итә. Эше тыгыз булуга карамастан, коллективның иҗтимагый тормышында да актив катнаша.


Ике улы - ике канаты һәм горурлыгы. Зурысы Рөстәм Россия суд академиясен тәмамлап, ТР Прокуратурасының җинаять-суд идарәсендә кассация бүлеге прокуроры булып эшли. Тимуры шул ук Академиянең 1 нче курсында укый һәм Гатауллиннар гаиләсендә юристлар династиясен дәвам итәргә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда судья ярдәмчесе Раушания Гатауллина Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаме...