Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда су исәпләү приборлары бушка пломбалана

Сорау: Матбугат битләреннән "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" Федераль закон нигезендә исәп-хисап приборларының бушка пломбалануы турында укыган идем. Нигә әлеге закончалык безнең Азнакай районында үтәлми икән? Аннан соң, салкын су исәпләгечләре 6 ел саен тикшерелергә яки алыштырылырга тиеш. "Бетар" исәпләгечләренә 6 ел саен тикшерү дә кирәкми. Минем...

Сорау: Матбугат битләреннән "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" Федераль закон нигезендә исәп-хисап приборларының бушка пломбалануы турында укыган идем. Нигә әлеге закончалык безнең Азнакай районында үтәлми икән? Аннан соң, салкын су исәпләгечләре 6 ел саен тикшерелергә яки алыштырылырга тиеш. "Бетар" исәпләгечләренә 6 ел саен тикшерү дә кирәкми. Минем белүемчә, счетчиклар куллану вакытына карап түгел, ә бәлки счетчик аша күпме су узуга карап тикшерелергә тиеш.
Сәфәр Бәдретдинов,
пенсионер
Әлеге хатка торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов имзасы белән түбәндәге эчтәлектәге хатны алдык: "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында"гы 2011 елның декабрь аенда чыккан Федераль закон 2013 елның гыйнварыннан үз көченә керде. Әлеге законның 20 маддәсе 5 бүлеге нигезендә ТСЖ һәм идарәчел компанияләр 2013 елдан исәп-хисап приборларын пломбалаган өчен (кулланучы гаебе белән кабат эшләнмәсә) түләү алмыйлар. Су счетчикларын тикшерү ГОСТ 8.156 (п.3.4.8.) һәм МИ 1592-99 таләпләре нигезендә үткәрелә. Тикшерү интервалы исә счетчик паспортындагы кләймәдә күрсәтелгән датадан алып кайнар су өчен - 4 ел, ә салкын су өчен - 6 ел срок белән исәпләнә. Бу вакыт үткәннән соң счетчиклар кабат тикшерелергә яки яңасына алыштырылырга тиеш", - диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда су исәпләү приборлары бушка пломбалана