Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сфетофорлар кояш энергиясендә эшли башлады

Азнакай районы соңгы елларда күп уңай үзгәрешләр кичерде. Халык капиталь төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар, юлларга, яңа социаль объектлар ачылуга, шәһәребезнең урам һәм ишегаллары яңаруга куанып туймый. Азнакайның көннән көн чәчәк атуына "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" дә зур өлеш кертә. Предприятиенең эш юнәлешләре белән таныштыруны сорап без аның җитәкчесе...

Азнакай районы соңгы елларда күп уңай үзгәрешләр кичерде. Халык капиталь төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар, юлларга, яңа социаль объектлар ачылуга, шәһәребезнең урам һәм ишегаллары яңаруга куанып туймый. Азнакайның көннән көн чәчәк атуына "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" дә зур өлеш кертә. Предприятиенең эш юнәлешләре белән таныштыруны сорап без аның җитәкчесе Валерий Тимиряевка мөрәҗәгать иттек.

- Юлларны төзекләндерү буенча быел нинди эшләр башкарылды?

- Асфальт юллардагы чокырларны ямау тәмамланды, аңа 1 780 мең сум акча тотылды. Юлларга махсус билгеләр төшерелде, вак таш өстәп юлларны тигезләү эшләре башкарылды, юл кырыйлары чистартылды һәм автопавильоннар буялды, 122 юл билгесе куелды, 20се яңага алыштырылды.

Предприятие светофорларга һәм урам яктырткычларына техник хезмәт күрсәтә. Июньдә җәяүлеләр өчен 32 светофор урнаштырылды, 4се кояш энергиясендә эшли. Нефтьчеләр, Ленин һәм Болгар урамнарында яктырткычлар светодиодлыга алыштырылды.

- Предприятие шулай ук яшел массивларга да хезмәт күрсәтә...

- Без теплицада чәчәк, агач, куак үчентеләре үрчетәбез, аларны шәһәребез урамнарын яшелләндерүдә кулланабыз. Шулай итеп, 2014 елда Азнакайда 180 мең төп чәчәк, Сабантуй җирлегендә - 360, Р.Ишкәев исемендәге һәм Җиңү паркларында - 200әр агач утыртылды.

- Зиратлар, мунча, мәдәният һәм ял паркы да предприятие карамагында...

- Зиратларны төзекләндерү күбесенчә җәен башкарыла. Кышын без керү юлларын һәм зират эчендәге тыкрыкларны кардан арыныдырабыз. Язын иске зиратны куаклыклардан һәм ботаклардан чистарттык, коймаларын ремонтладык. Күмү урыннарын секторларга бүлү дә безнең эш.

Шәһәр мунчасында җирле бюджет хисабына инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, пенсионерлар, 14 яшькә кадәр мәктәп укучыларына ташламалы хезмәт күрсәтелә.

Р.Ишкәев исемендәге паркның яшел зонасына күпъеллык үлән чәчелгән, анда чәчәк түтәлләре булдырылган, агачлар утыртылган. Узган ел батутлар һәм катамаран сатып алынды. Быел нефтьчеләр ярдәме белән тир өчен тематик стенд, карусель, спорт батуты һәм балалар юлы алдык. Безнең җитештерү базасында ясалган утыргычлар барлык шәһәр паркларында һәм Татарстан мәйданында урнаштырылган.

Шәһәр көне бәйрәме алдыннан өстәмә эшләр дә башкарылды.

- Предприятие коллективының хезмәте тирән ихтирамга лаек. Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сфетофорлар кояш энергиясендә эшли башлады