Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Сайлау хокукын белүчеләр” конкурсы үтте

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәп базасында яшь лидерлар арасында "Сайлау хокукын белүчеләр" район конкурсы үтте. Анда өчәр укучыдан торган команда белән 15 мәктәп катнашты. Беренче турда алар сайлау хокукы тарихы, илебездә сайлаулар буенча белемнәрен күрсәттеләр. Икенче турда "Референдум" дигән эшлекле уенда "көч" сынаштылар. Командаларның белеменә бәяне район һәм шәһәр территориаль...

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәп базасында яшь лидерлар арасында "Сайлау хокукын белүчеләр" район конкурсы үтте. Анда өчәр укучыдан торган команда белән 15 мәктәп катнашты. Беренче турда алар сайлау хокукы тарихы, илебездә сайлаулар буенча белемнәрен күрсәттеләр. Икенче турда "Референдум" дигән эшлекле уенда "көч" сынаштылар. Командаларның белеменә бәяне район һәм шәһәр территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары бирде. Азнакай 1 нче урта мәктәбе командасы сайлау хокукы белеме ягыннан иң көчле дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Сайлау хокукын белүчеләр” конкурсы үтте