Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда сабыйлар тууны зурлап бәйрәм иттеләр
Районыбызда Яңа елга чыккач туган балаларның бәхетле әти-әниләрен җыеп барлык азнакайлылар исеменнән тәбрикләү матур гадәткә әверелде.
Быел 19 сабыйның үзләрен күтәреп әти-әниләре, әби-бабайлары Мәдәни үзәккә җыелды. Бәхетле парларны котларга аларның хезмәт коллетивларыннан да килгән иделәр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде.
–Быелга чыккач җирлегебездә 83 сабый дөньяга аваз салды. Мондый күңелле вакыйгалар ел дәвамында шактый булыр дип өметләнәбез, – диде ул.
Бу балаларга матур исемнәр дә кушканнар. Алар арасында Солтания, Салих, Иделина, Халитләр бар. Әнә шундый борынгы затлы исемнәребезнең кабаттан яңару үзе бер куаныч. Сабыйларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булып үссеннәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев