Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Сабантуй бәйрәмнәренә әзерлек оешкан төстә бара

Май ае олуг бәйрәмнәргә бай булды. Якын көннәрдә әле тагын берсе ­- халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме - Сабан туйларын үткәрү тора. Шуңа бәйле рәвештә башкарылган чаралар белән таныштыруын сорап, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек. -Расих Әхәтович, һәр иҗтиһатлы хуҗа зур бәйрәм, кунагын каршылау алдыннан үз...

Май ае олуг бәйрәмнәргә бай булды. Якын көннәрдә әле тагын берсе ­- халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме - Сабан туйларын үткәрү тора. Шуңа бәйле рәвештә башкарылган чаралар белән таныштыруын сорап, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек.

-Расих Әхәтович, һәр иҗтиһатлы хуҗа зур бәйрәм, кунагын каршылау алдыннан үз хуҗалыгын чистарта, тәртипкә сала…

-Сүзнең Сабан туе турында барасын аңладым. Аңа хәзерлек җәһәтеннән шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү буенча эшләр уңышлы алып барыла. Язгы санитар чистарыну буенча икеайлык игълан иттек, атна саен диярлек өмәләр үткәрдек. Ул әле дә дәвам итә.

Агачлар, чәчәкләр утыртабыз. Яшелләндерү буенча төрле чараларда катнашабыз. Әйтик, 18 майда шәһәр халкы, предприятие-оешма коллективлары Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе - "Урман утырту көне"ндә катнашты, шәһәр кварталларында, паркларда, үзләренә беркетелгән башка участокларда агач үсентеләре утыртты.

Шулай да шәһәрне яшелләндерү, урам-мәйданнарга чәчәкләр утырту, аларга су сибү, чүпләрен утау кебек төп эшне "МППБиО" ААҖ башкара дисәк, дөреслеккә хилафлык булмас. Ел саен яшелләндерү участогы хатын-кызларының җылы куллары белән меңәрләгән төп лалә, башка төр чәчәкләр утыртыла. Язын алар ут кебек янып, җанга рәхәтлек биреп утыра. Әмма быел ниндидер вәхши зат төнлә урамнардагы түтәлләрдән шушы матурлыкның бер өлешен - 500 төп лалә чәчәген тамыры белән казып алып китте...

-Бәйрәм алдыннан шәһәр урамнарын, квартал эче юлларын төзекләндерү ничек бара?

-Моның белән конкурста җиңеп чыккан "МППБиО" ачык акционерлык җәмгыятенең юл участогы шөгыльләнә. Быел алар 2773 квадрат метр мәйданга асфальт җәяргә һәм чокыр ремонты ясарга тиеш. Бүгенгә шуның яртысыннан артыгы эшләнде. Мәрҗәни, Пушкин, Солтангалиев, Төзүчеләр, Хәсәншина, Ямашев урамнарында, Ленин урамындагы 20, 24нче йорт ишек алларындагы юлларны төзекләндерү төгәлләнде инде. Сүз уңаеннан әйткәндә, бу җәйдә Азнакайда 16,5 млн., Актүбәдә - 2,5 млн., Әсәй, Тымытык авылларында 1 млн. сумлык урам, квартал юлларын төзекләндерү эшләрен башкару каралган.

Шәһәр Сабан туе мәйданына килгәндә, аны һәм якын-тирәсен чистарту буенча өмәләр үткәрелде, тиешле санитар халәткә китерелде. Хәзер бәйрәмне лаеклы төстә уздыру буенча оештыру эшләре бара. Ул, билгеле булганча, 9 июньдә үтәчәк. Шәһәр халкын, кунакларны олы бәйрәмгә чакырам. Рәхим итегез!

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Сабантуй бәйрәмнәренә әзерлек оешкан төстә бара