Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте

"Азнакай" АФ"ның Тымытык бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин язгы кыр эшләрен тиз вакытта сыйфатлы башкарып чыккан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. - Сез Азнакай данын югары күтәрдегез. Әмма башкарасы эшләр күп әле. Игенкәйләрне тәрбияләп үстерәсе, мул һәм сыйфатлы терлек азыгы хәзерлисе бар. Алга...

"Азнакай" АФ"ның Тымытык бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин язгы кыр эшләрен тиз вакытта сыйфатлы башкарып чыккан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.

- Сез Азнакай данын югары күтәрдегез. Әмма башкарасы эшләр күп әле. Игенкәйләрне тәрбияләп үстерәсе, мул һәм сыйфатлы терлек азыгы хәзерлисе бар. Алга таба да шушы позицияне югалтмыйча, бергә-бергә эшләргә язсын! - диде ул.

Традиция буенча бәйге әләм күтәрүдән башланды. Бу мактаулы хокук узган елгы бәйгедә җиңүче Рим Фазлыев ("Азнакай" АФ") һәм Закир Хаҗишинга ("Кәримов" КФХ) бирелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фәнис Шәрәфиев ярыш шартлары белән таныштырды. Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты.

Старт бирелүгә, берьюлы 20 трактор кузгалып китте. Киеренкелек көчәйгәннән-көчәйде, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде.

- Бәйгедә барысы да "энә күзеннән" үткәрелә, - ди жюри әгъзасы, авыл хуҗалыгы аксакалы Рифкать Кәлимуллин. Иң беренчедән, техникаң төзек һәм хәрби хәзерлектә булырга тиеш. Юкса, сыйфатлы итеп җир эшкәртүгә ышаныч юк. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, җитмәсә вакытка да сыешырга кирәк.

Әмма егетләр сыната торганнардан түгел. Күпереп күтәрелгән чем-кара йомшак җир, тигез буразналар шул хакта сөйли иде.

Хуҗалыкка беркетелгән җитәкчеләр дә үз егетләре өчен җан атып, әрле-бирле йөренә. Аксакаллар тыныч ята аламы мондый җаваплы көндә? Алар иртә таңнан ук килеп баскан.

Тракторлар җир өстеннән уйнаклап кына бара. Кара инде бу техникаларның ничек яңаруын, сөрелгән җирнең сыйфатын, ә механизаторларны ничек хөрмәтлиләр! Егетләр өчен сөенеп туя алмыйм, - ди биш дистәгә якын гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган, үз вакытында сабанчылар ярышында Россия күләмендә алдынгылыкны алган Илбар ага Мөхәммәтҗанов.


Азнакайлылар печәнгә төште

Чү... Тракторлар гөрелтесе, сандугачлар сайравына тагын нинди тавыш кушылды? Чалгы чыңы бит бу! Сагындырган, тансыклаган чаңгы чыңы...

Азнакайда нинди дә булса җаваплы эшне ата-бабаларыбыздан калган матур йолалар белән башлап җибәрү традициягә әйләнде. Менә бүген дә егетләрнең иң булганнары кулына чалгы алган. Кемнәр ярыша диген! Районның авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, район җитәкчеләре! Беренче печән покосларын әнә шулай тирләп-пешеп чапкач, хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы хәзерләнә дә хәзерләнә инде. Иң беренче булып чалгыны район башлыгы үзе алды. Тирә-юньдә: "Комбайн урынына ура бит бу", - дигән сүзләр яңгырап үтте. "Чалпы" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Сабуров та шәп кенә алдыртып китте, Фәнүс Кәримов та калышмый. Бераздан кулына чалгыны Миргасим Усманов алды. Шәп чаба. Наҗәт Нәгыймов та әнә ничек киң алдыртып, покос араларын тап-такыр калдыра. Жюри әгъзалары бик таләпчән. Миргасим Кәримов покос арасына тимер акчага кадәр тәгәрәтеп карый. Рудис Сәлахов покос араларын сантиметрлап үлчәп йөри. Әйе, печән чабуның да үз кагыйдәләре. Артыңнан үләннәр сәлам биреп калса, я төптән чабылмаса, малкайларга кирәкле терлек азыгының иң тәмле, витаминлысы җирдә кала дигән сүз.

Чалгычылар бәйгесендә беренчелекне Наҗәт Нәгыймов алды. Иң көчле беләкле егетләребезнең берсе - "Таллы Бүләк" кооперативы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин - икенче, Миргасим Усманов - өченче урынга чыкты.

Терлек азыгы хәзерләү - авылда иң җаваплы, киеренке чорларның берсе.

- Быел күпьеллык үләннәрнең 30 проценты яңартылды. 19700 гектарда күпьеллык үләннәр, күп итеп борчак чәчтек, - ди Миргасим Усманов. - Терлек азыгының сыйфатына аеруча зур игътибар бирәчәкбез, чөнки терлекләрнең көрлеге, ит-сөт җитештерү, иң беренче чиратта, терлек азыгына бәйле. Биредә эшне ничек оештыру да зур әһәмияткә ия. Юкка гына безнең бабаларыбыз печәнне иртәнге чыкта, бөтен витаминнар сабакта булганда, чапмаган.

... Бәйгедән кайтуга барлык җитәкчеләр дә бердәм булып печәнгә төшәргә сүз куешты.

Бүләкләр хуҗаларын тапты

Сабанчылар да, печәнчеләр дә бәйгедән соң тәмле әбәт белән сыйлангач, кабат мәйданга җыелды. Механизаторлар өчен Сабантуй бәйрәме башланып китте. Алар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты. Спорт ярышлары үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән аралашып алып барылды.

Менә бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Туфракны өстән эшкәртү бәйгесендә "Азнакай АФ" ҖЧҖ нең Сарлы бүлекчәсеннән Нияз Сөнгатуллин - беренче, "Таллы Бүләк" АХҖКдан Флүр Җиһангиров - икенче, "Азнакай АФ" ның Тымытык бүлекчәсеннән Марсель Гәрәев өченче урынны алды. Әйләндермичә сөрүчеләр арасында исә "Марс" ҖЧҖ нән Радик Шәймиев - беренче, "Кәлимуллин" КФХ нан Данил Фазлыев - икенче, "Тукай" ҖЧҖ нән Инсаф Мияссәров исә лидерлар өчлеген япты. Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Аңа җиңүчеләр генә түгел, ә бәлки танылган механизаторлар, юбилярлар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә читтә калмады.

Бүләкләр хуҗаларын тапты

Сабанчылар да, печәнчеләр дә бәйгедән соң тәмле төшке аш белән сыйлангач, кабат мәйданга җыелды. Механизаторлар өчен Сабантуй бәйрәме башланып китте. Алар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты. Ярышлар үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән аралашып алып барылды.

Менә бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Әйләндермичә сөрүчеләр арасында "Азнакай"- АФ" ҖЧҖнең Сарлы бүлекчәсеннән Нияз Сөнгатуллин - беренче, "Таллы Бүләк" АХҖКдан Флүр Җиһангиров - икенче, "Азнакай" АФ" ның Тымытык бүлекчәсеннән Марсель Гәрәев өченче урынны алды. Туфракны өстән эшкәртү бәйгесендә исә "Марс" ҖЧҖнән Радик Шәймиев - беренче, "Кәлимуллин" КФХнан Данил Фазлыев - икенче, "Тукай" ҖЧҖнән Инсаф Мияссәров исә лидерлар өчлеген япты. Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Аңа җиңүчеләр генә түгел, ә бәлки танылган механизаторлар, юбилярлар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сабанчымеханизаторлар бәйгесе үтте