Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте

"Азнакай АФ"ның Митрәй бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. ...Көне дә килеште: алдагы көнне сыер савучылар бәйгесендә хатын-кызларның үзләре кебек үк мөлаем һәм ягымлы булса, бүген исә ир-егетләребездәй көчле, салкын җил исә. Механизаторлар майлыйсын-майлап, җентекләп хәзерлек сызыгына куелган техникаларын кабат энә күзеннән үткәрәләр. Күптән күрмәгән дуслары белән кочаклашып күрешәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Бәйге...

"Азнакай АФ"ның Митрәй бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте.

...Көне дә килеште: алдагы көнне сыер савучылар бәйгесендә хатын-кызларның үзләре кебек үк мөлаем һәм ягымлы булса, бүген исә ир-егетләребездәй көчле, салкын җил исә. Механизаторлар майлыйсын-майлап, җентекләп хәзерлек сызыгына куелган техникаларын кабат энә күзеннән үткәрәләр. Күптән күрмәгән дуслары белән кочаклашып күрешәләр, тәҗрибә уртаклашалар.

Бәйге традиция буенча әләм күтәрүдән башланды. Бу мактаулы хокук узган елгы бәйгедә җиңүче Радик Шәймиев ("Марс" ҖЧҖ) һәм Нияз Сөнгатуллинга ("Азнакай" АФ") бирелде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин язгы кыр эшләрен тиз вакытта сыйфатлы башкарып чыккан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм механизатор белгечлеге алып, өлкән абыйларына ярдәмгә килгән 120 укучыга олы рәхмәтен белдерде.

Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты.

Старт бирелүгә, берьюлы 27 трактор кузгалып китте. Киеренкелек көчәйгәннән-көчәйде, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Бәйгедә барысы да "энә күзеннән" үткәрелә. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, вакытка да сыешырга кирәк.

Әмма егетләрнең тәҗрибәсе дә, осталыгы да зур. Күпереп күтәрелгән чем-кара йомшак җир, тигез буразналар шул хакта сөйли.

Тракторлар гөрелтесенә сагындырган, тансыклаган чалгы чыңы кушылды. Әйе, Азнакайда нинди дә булса җаваплы эшне ата-бабаларыбыздан калган матур йолалар белән башлап җибәрү традициягә әйләнде. Менә икенче ел инде печәнгә төшкәндә беренче покосларны җитәкчеләр сала.

Быел тагын да остарып киткәннәр бит болар. Узган елдагы кебек покос артыннан үләннәр "сәлам биреп" тә калмый. Киң алдырып, төптән кырдырып чабалар. Покос аралары тап-такыр. Шулай булмыйча, жюри әгъзалары - тәҗрибәле ветеран-чалгычылар бигрәк таләпчән бит. Покос араларын сантиметрлап үлчәп, нәни ташларга кадәр тәгәрәтеп карыйлар. Төптәге иң сусыл, иң витаминлы үләнне калдырып чапсаң, таш тәгәрәми, димәк җиңүгә дә өметләнмә инде син.

Әнә безнең - каләм әһелләренең җитәкчесе Фәрхәт Шәйхуллин акрын гына, салмак кына чабуын белә. Тап-такыр калган җирдә таш та тәгәрәп кенә китә. Чалгычылар бәйгесендә беренчелекне Әсәйдән Илнур Кәлимуллин алды. Стәрледән Илмир Сөнәгатов - икенче, Баланлы Бүләктән Ленар Габдрахманов - өченче урынга чыкты.

...Әнә шулай азнакайлылар бердәм булып печәнгә төште. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 1-2 атна эчендә күпьеллык үләннәрне сыйлы вакытта беренче тапкыр печәнгә чабып алу бурычын куйды. Ашыгу һәм борчылуның сәбәбе дә бар. Салкынайтып җибәргән шушы ике көндә дә күктән суырып алырдай булып көткән яңгыр яумады.

Синоптиклар алга таба янә эссе, коры көннәр вәгъдә итә. Миллионнар түгеп, тир түгеп чәчелгән игенкәйләр өчен җан сыкрый. Игенчеләр икмәкне саклап калу өчен булган бөтен мөмкинлекләрне: яфрактан тукландыру, эшкәртү, йомшарту... куллана. Үзара сөйләшүче механизатор егетләр дә әледән-әле: " Эх, бер яңгыр яуса иде!" - дип куя.

Сабанчылар да, печәнчеләр дә бәйгедән соң тәмле әбәт белән сыйлангач, кабат мәйданга җыелды. Механизаторлар өчен Сабантуй бәйрәме башланып китте. Алар гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты. Спорт ярышлары үзешчән артистларыбызның күңелле концерт номерлары белән аралашып алып барылды.

Кул көрәше буенча иң көчле беләкле егетләребезнең берсе Наил Мотыйгуллинны җиңүче булмады. Аркан тартышу аеруча киеренке шартларда барды. Егетләр командалары өчен җаннарын да бирергә әзер иде монда. Аларның көченә калын итеп ишелгән бау да өзелеп китәр кебек тоела. Бик озак тартыша торгач, шулай да Әсәйлеләр каршы як Баланлы Бүләклеләрне сыдырып үзенә тартты. Урсай командасында да егетләр ай-һай көчле икән.

Менә бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Сабан белән сөрүчеләр арасында "Азнакай" АФ" ҖЧҖ нең Урманай бүлекчәсеннән Ленар Садыйков - беренче, "Таллы Бүләк" АХҖКдан Флүр Зиянгиров - икенче, "Кәримов" КФХдан Закир Хазишин - өченче урынны алды.

Җирне каплатмыйча эшкәртү бәйгесендә исә "Закирова Л Ә" КФХдан Руслан Әхмәтов - беренче, "Марс" ҖЧҖ нән Радик Шәймиев - икенче, "Стәрле" ҖЧҖнән Илнур Җиһаншин исә лидерлар өчлеген япты. Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Аңа җиңүчеләр генә түгел, ә бәлки танылган механизаторлар, юбилярлар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә лаек булды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сабанчымеханизаторлар бәйгесе үтте