Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район һәм шәһәр эшмәкәрләре конференциясе узды

Район башкарма комитетының утырышлар залында Азнакай эшмәкәрләре конференциясе узды. Конференция эшендә ТР эшмәкәрләрен яклау департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болтаев, Азнакай районы җитәкчеләре, салым, банк һәм башка хезмәтләрдән вәкилләр катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары эшчәнлегенә гомуми бәя бирде. Ул үз чыгышында эшмәкәрләргә ярдәм чараларын...

Район башкарма комитетының утырышлар залында Азнакай эшмәкәрләре конференциясе узды.

Конференция эшендә ТР эшмәкәрләрен яклау департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болтаев, Азнакай районы җитәкчеләре, салым, банк һәм башка хезмәтләрдән вәкилләр катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары эшчәнлегенә гомуми бәя бирде. Ул үз чыгышында эшмәкәрләргә ярдәм чараларын камилләштерергә, яңа җитештерү төрләрен булдырырга, үз эшен башларга теләге булганнарга ныклы ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. Район башлыгы эшмәкәрлек эшчәнлеген тоткарлаучы кайбер хезмәт күрсәтүче оешмаларны тәнкыйть утына тотты.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, "Стройремсервис" ҖЧҖ җитәкчесе Азат Садыйков - ТР икътисад Министрлыгының, "Көмеш су" ҖЧҖ җитәкчесе Марат Төхбәтуллин һәм "Гарант" ҖЧҖ җитәкчесе Алмас Вәлиев муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Конференция барышында эшмәкәрләр үзләренең күпсанлы сорауларына җавап алды. Сергей Болтаев һәм район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров соңыннан да кабул итү уздырды.

Н.Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда район һәм шәһәр эшмәкәрләре конференциясе узды