Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда профилактик исәптә 63 гаилә исәптә тора

Районда актуаль проблемаларның берсе булып балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү тора. Кызганычка каршы, җирлегебездә социаль-куркыныч халәттә булучы балалар шактый. Бүген балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 76 бала исәптә тора. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерде. Авыр яшүсмерләр белән эшләү, хокук бозучылар белән профилактик чаралар...

Районда актуаль проблемаларның берсе булып балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү тора. Кызганычка каршы, җирлегебездә социаль-куркыныч халәттә булучы балалар шактый. Бүген балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 76 бала исәптә тора.

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерде. Авыр яшүсмерләр белән эшләү, хокук бозучылар белән профилактик чаралар үткәрү өчен 48 җәмгыяви тәрбияче беркетелгән.

Исәптә торучы 63 уңышсыз гаилә бар. Аларның яртысын беркайда да эшләмәүче ата-аналар тәшкил итә. Үсмерләр арасында җинаятьчелеккә һәм тәртипсез тормыш алып барган гаиләләргә каршы көрәшне уртак көч белән генә башкарып була. Безнең киләчәгебез - яшьләр кулында, дип белдерде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм җәмгыяви тәрбиячеләрнең эшләрен тагын да активлаштырырга чакырды.


Киңәшмәне дәвам итеп, РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров оператив хәл торышы белән таныштырды. Узган айда районда җинаятьләр кылыну турында 31 хәбәр алынган. Аларның 17се шәхси милеккә кул сузу, өчесе машина урлау һ.б. белән бәйле. 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Район башлыгы полиция бүлеге начальнигына тулай тораклардагы проблемалы фатирларда тәртип мәсьәләсен һәрдаим тикшереп торырга кушты.


Киңәшмәдә шәһәрдә төзекләндерү эшләре, юллар ремонты, ягулык сезонына әзерлек кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Таңсылу Саниева

Фото vpenze.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда профилактик исәптә 63 гаилә исәптә тора