Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Президентның торак программалары тормышка ашырыла

"Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы", - дигән ди берәү. Әмма бүгенге көндә кесәсе калын кеше өчен генә ансат эш ул. Ә яңа гаилә коручыларга, аз хезмәт хакына көн күрүчеләргә чынга ашмас хыял кебек үз куышыңны булдыру. Республикада социаль юнәлештә Президентыбызның утыз программасы эшли. Шуның өчесе нәкъ менә шундый...

"Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы", - дигән ди берәү. Әмма бүгенге көндә кесәсе калын кеше өчен генә ансат эш ул. Ә яңа гаилә коручыларга, аз хезмәт хакына көн күрүчеләргә чынга ашмас хыял кебек үз куышыңны булдыру. Республикада социаль юнәлештә Президентыбызның утыз программасы эшли. Шуның өчесе нәкъ менә шундый катламның торакка ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан тормышка ашырыла да.

Тымытыкта яшәүче Фәрукшиннар да "Яшь гаиләләргә торак" программасы турында ишеткәч, һич икеләнмичә тиешле документларын җыеп тапшыралар. Ярты ел дигәндә вәгъдә ителгән акча да кулларына керә. Бүген инде йортның стенасын күтәрергә керешкәннәр. Акчаның һәр тиене санаулы, шуңа күрә Алмазга вакытлыча ташчы булырга туры килгән, һәр кирпечен кирпечкә туры китереп, үзе сала. Хатыны Ильмира исә фермада терлекләрне ясалма орлыкландыручы. Ул шәһәр кызы, ә менә авыл тормышыннан куркып тормаган.

- Ирем белән әлегә гадәти авыл йортында яшибез. Ике балабыз бар, өченчесен алып кайтырга җыенабыз. Яңа өйдә аларның үз бүлмәләре булачак. Йорт салуда хөкүмәт ярдәме бик урынлы булды, рәхмәт Президентыбызга, - ди Ильмира.

«Яшь гаилә» программасы 2011-2015 елларга исәпләнгән. Анда 35 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган парлар, балалы ялгыз әниләр яки әтиләр катнаша ала.

- Дәүләт баласыз гаиләләргә торак бәясенең - 30, балалы гаиләләргә 35 процентын түли. Әлегә районда бу программадан 4 гаилә генә файдаланды, - ди район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге начальнигы Нурия Төхбәтуллина.

Соңгы биш ел эчендә авылны үстерү программасы буенча да 61 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Районда социаль ипотека программасы да эшли. Аның буенча соңгы биш елда 15,8 мең кв. метр (3 йорт, ягъни 220 фатир) файдалануга тапшырылган. Шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында тагын 90 һәм 144 фатирлы ике йорт төзелеп бетеп килә (гомуми мәйданы - 12,8 мең кв.м).

Президентның торак программаларында катнашырга теләүчеләр район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Юкка гына өйле кеше - көйле кеше димәгәннәр. Өйләнү сүзенең дә нигезендә өйле булу дигән мәгънә ята бит. Хәзерге яшьләр бигрәк тә әти-әни янында яшәргә теләми, тизрәк башка чыгасылары килә. Торак буенча Президент программалары - мөстәкыйль тормыш юлына аяк басуда аларга бер этәргеч һәм терәк ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Саннар һәм фактлар

5 ел эчендә:

социаль ипотека программасы буенча бюджет өлкәсендә эшләүче 46 гаилә фатир алган, 43 гаилә чиратта тора.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 19 кеше торак белән тәэмин ителгән. Быел 4 ятим фатирлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Президентның торак программалары тормышка ашырыла