Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда пейнтбол турниры узды

Анда «Азнакайнефть» идарәсе структур подразделениеләре яшьләреннән торган 14 команда катнашты. Катнашучыларны идарәнең яшьләр комитеты рәисе Рафаэль Сәетгәрәев тәбрикләде. -Мондый турнирлар коллектив вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ә ул, үз чиратында, алга таба эш мәсьәләләрен оператив хәл итүгә ярдәм итә. Әлеге чаралар - корпоратив культурабызның бер өлеше. Биредә иң мөһиме - катнашу,...

Анда «Азнакайнефть» идарәсе структур подразделениеләре яшьләреннән торган 14 команда катнашты.

Катнашучыларны идарәнең яшьләр комитеты рәисе Рафаэль Сәетгәрәев тәбрикләде.

-Мондый турнирлар коллектив вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ә ул, үз чиратында, алга таба эш мәсьәләләрен оператив хәл итүгә ярдәм итә. Әлеге чаралар - корпоратив культурабызның бер өлеше. Биредә иң мөһиме - катнашу, үзара аралашу һәм, әлбәттә инде, спортка булган мәнфәгатьләребезне канәгатьләндерү, - диде ул.

Аннан соң ярышларның баш судьясы уен һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды.

Очрашу, чыннан да, кызыклы һәм күңелле узды. Маркерлар, шлемнар, пейнтбол уенының башка атрибутлары белән җиһазланган уенчылар берничә этапта көч сынашты. Нәтиҗәдә, 5нче ЦДНГ җыелма командасы җиңү яулады. Актүбә ППД цехы - икенче, 3нче ЦДНГ спортчылары өченче урынга чыкты.

Уеннарда катнашучылар белдерүенчә, яңа уңышларга ирешү юлында турнир зур этәргеч биргән. Аларның кайберләре маркерны әле беренче тапкыр кулларына алган, кемдер пейнтбол белән электән таныш икән. Әмма бүгенге кебек команда уеннарында берсенең дә чыгыш ясаганы булмаган әле. Иң мөһиме - турнирда катнашкан нефтьче яшьләребезнең һәрберсе әйтеп бетергесез уңай тәэсир алды, бердәм команда рухының мөмкинлекләрен үзендә сынады.

Ярышларда җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

Оештыручылар әйтүенчә, "Азнакайнефть" идарәсенең структур подразделениеләре яшь эшчеләре арасында спортның әлеге төрен уздыру алга таба гүзәл бер традициягә әйләнәчәк.

Илдар ГУМЕРОВ, 6нчы ЦДНГның яшьләр лидеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда пейнтбол турниры узды