Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Оста куллар" күргәзмәсе узды

Аулак өйләрдә кич утырып чигү чигүләр, бәйләм бәйләүләр еракта калып бара. Кызлар хәзер бирнәләрен кибетән сатып кына ала, оекбаш, бияләй дә бәйләп утырмыйлар. Шуңа күрәме, энәләргә күңел җылысы да үреп салынган кул эшләренең торган саен кыйммәте, кадере арта бара. Яшьләр үзәгендә оештырылган "Әби-бабамның оста куллары" күргәзмәсендә дә һәр эшкә сокланмый...

Аулак өйләрдә кич утырып чигү чигүләр, бәйләм бәйләүләр еракта калып бара. Кызлар хәзер бирнәләрен кибетән сатып кына ала, оекбаш, бияләй дә бәйләп утырмыйлар. Шуңа күрәме, энәләргә күңел җылысы да үреп салынган кул эшләренең торган саен кыйммәте, кадере арта бара.

Яшьләр үзәгендә оештырылган "Әби-бабамның оста куллары" күргәзмәсендә дә һәр эшкә сокланмый һәм гаҗәпләнми мөмкин түгел иде.

- Без бу бәйгене Өлкәннәр айлыгы кысаларында оештырдык. Максатыбыз - туган ягыбызның тарихи кыйммәтләрен, милли мирасыбызны барлау иде, - ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.

- Мәктәп чорыннан ук бәйлим һәм чигәм. Җиде оныгым да минем җылы оекбашларда үсте, - ди Рузилә Сәлимгәрәева.

Ул лаеклы ялга чыкканчы сәүдә системасында эшләгән. Ветеран Азнакай халык театрында уйнарга да, "Хәтирә" ансамбленә йөрергә дә вакыт таба. Өч кызын да кул эшләренә өйрәтеп үстергән.

Сәгадәт Шәриповның талчыбыкка мәхәббәте шулай ук балачактан килә. Тымытыкта - бөдрә таллы Ык буенда үсә ул.

- Әтидән күреп, бишенче сыйныфта үрә башладым, бик тә велосипедлы буласым килде. Хыялыма ирештем, каз оялары үреп сатып, 49 сумга "тимер ат"лы булдым. Ул чагында бер каз оясы 1 сум тора иде, - ди.

Бүген дә талдан үрелгән кәрҗиннәргә, аеруча үрдәк ояларына сорау зур икән. Танышлар аша белешеп, хәтта Казаннан килеп алып киткәннәр.

Яңа Юл бистәсендә яшәүче Фәндия Хәйретдинованың чигелгән дога-картиналары яныннан тыныч кына узып булмый. Күпме түземлек, күз һәм кул көче кирәк бу нечкә һәм зәвыклы эшкә!

"Нефтмаш" заводы ветераннары һәр чарада актив. Бу бәйгегә дә иң күп катнашучылар шушы коллективтан булды.

- Йомылган күзләр ачылды, бер-беребез белән аралашып, яшь чакларны искә төшереп, үзебез дә яшәреп киттек, - ди предприятиенең ветераннар советы рәисе Канигә Хәмидуллина.

Фотокүргәзмәгә исә 17 нче "Аккош" балалар бакчасы, Актүбә 3 нче, Азнакай 8 нче, Сарлы мәктәпләре үз эшләрен алып килгән.

- Без борынгы традицияләребезне, йолаларыбызны белеп үсәргә тиеш. Мондый бәйге-күргәзмәләр яшьләр өчен ачык дәрес дип исәплим, - ди 8 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Энҗе Сабирҗанова. Ул мәктәпнең фотокорреспондеты, бүген сигез фотосүрәтен тәкъдим итте.

Бу чараны "Хәтирә", "Калинушка" ансамбльләре, һөнәри көллият студентлары җыр-биюләре белән ямьләде. Соңыннан һәр катнашучыга ис

Резеда ШӘРИПОВА

тәлекле бүләкләр тапышырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда "Оста куллар" күргәзмәсе узды