Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мул уңышка җирлек бар, яңгыр гына кирәк

Сабантуйлар алдыннан игенченең язгы кырларда мул уңышка нинди тырышлык салуына йомгак ясала. Азнакайның мөхтәрәм игенчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия шимбә, якшәмбе көнннәрендә хуҗалыкларда басуларны иңләп чыкты. "Союз Агро" ҖЧҖнең Актүбә производство комплексы берләшмәсендә уңышны күтәрүдә заманча технологияләрнең киң кулланылуы күп кенә хаҗалыкларга үрнәк булып тора. Монда төп юнәлеш - чыгымнарны мөмкин...

Сабантуйлар алдыннан игенченең язгы кырларда мул уңышка нинди тырышлык салуына йомгак ясала.

Азнакайның мөхтәрәм игенчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия шимбә, якшәмбе көнннәрендә хуҗалыкларда басуларны иңләп чыкты.

"Союз Агро" ҖЧҖнең Актүбә производство комплексы берләшмәсендә уңышны күтәрүдә заманча технологияләрнең киң кулланылуы күп кенә хаҗалыкларга үрнәк булып тора. Монда төп юнәлеш - чыгымнарны мөмкин кадәр янга калдырып, быелгы җәйге кырыс табигать шартларында да тотрыклы иген уңышы үстерү.

Берләшмә җитәкчесе Хәлил Шәмсимөхәммәтов 19 мең гектар мәйданны биләүче чәчүлекләрдә үсемлекләрне саклау чараларының вакытында башкарылуы белән таныштырды. Күз генә тимәсен, игеннәр сокланырлык, чөнки һәр карышына ашламасы, гербициды тиешле агротехник таләпләр югарылыгында кертелә.

Инде әнә арышлар серкә очыртырга җыена. Аерым басулар тәҗрибә мәйданын хәтерләтә. Мәсәлән, кукурузның гына да 38 төрле гибриды җыйнак кишәрлекләрдә көр булып тишелеп чыкканнар. Чиста басулар киңлеге күзләрне иркәли. Печәнгә дә бердәм төшкәннәр.

Максатлары - ике еллык азык запасы булдыру. Киләчәккә ныклы ышанычлы юл алган олы эшләрне башкару, әлбәттә, өчәр дистә елдан артык фидакарь хезмәт куючы Рәис Хөсәенов, Газинур Хәбибуллин, Әзһәр Гыйлаев кебек баш белгечләрнең тырышлыгыннан тора.

"Марс" ҖЧҖ басуларында да игенчелек культурасы төп игътибарда. Кәкреелгалылыр соңгы дистә еллар дәвамында тотрыклы уңыш үстерүдә тирә-юньдә әйдәп баралар.

- Заманча технологияләрне киң кертү катлаулы табигый кыенлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә, - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов.

"Тукай" ҖЧҖ басулары да үзләренә чакырып тора: һәр учсатокта аерым культураларның күрсәткеч этикеткалары урнаштырылган, багана төпләре агартылган, юл кырыйларына кадәр чәчелеп иген диңгезе җәелгән. Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков һәр эшне ныклы контрольдә тоткач, чәчүлекләрне карау-тәрбияләү чаралары вакытында башкарыла һәм игеннәр дә бик матур күренә.

"Таллы Бүләк" ҖЧҖ җитәкчесе Наил Мотыйгуллин печәнчеләр янында иде.

- Игеннәребез дә әйбәт, яңгырлар да булса, янә күтәрелеп китәрләр, - ди баш агроном булып 24 нче җәен каршылаучы Фазыл Хәсәншин.

"Кәримов Ф.Р." КФХнда мул уңышка ныклы нигез салынган. Табигый кыенлыкларны җиңеп, урсайлылар үз маркаларын тотрыклы саклыйлар, һәр тарафта кызу эш кайный. "Кәлимуллин" КФХнда да тырышалар, әсәйлеләр чәчүлекләрне карау-тәрбияләү агрочараларын төгәл башкаралар.

- Фермер-крестьян хуҗалыгында безнең киләчәгебез, - ди ветеран-җитәкче, район комиссиясе әгъзасы Рәфис Миннегалимов. - Катлаулы икътисади шартларда хезмәтне оештыручы "Бакиров", "Габдрахманов", "Сәгытдинов" КФХлары басуларында булганда аларның тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Кызганычка каршы, "Азнакай АФ"ның Урманай бүлекчәсендә игеннәрне карау-тәрбияләүнең торышын һич тә уңай яктан сурәтләрлек түгел. Туйкәдә, мәсәлән, чүп үләннәргә, корткыч бөҗәкләргә каршы чаралар күрелмәгәч, чәчүлекләрне бөҗәкләр, чүп басып киткән. "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖндә дә бодай соңга калып чәчелгәч, тишелә алмый интегә. Монда участокларга этикеткалар кую, багана төпләрен агарту, эшкәртүне дә артык мәшәкатькә санаганнар. "Чалпы" АПХнда да игеннәрнең торышы начар: сирәк һәм чүп үлән баскан.

- Игенчеләребезнең фидакарьлеге белән кырларда мул уңышка ныклы нигез салуда барысы да эшләнде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Хәзер һәркайда бөтен тырышлыкны чәчүлекләрне карау-тәрбияләүгә, терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәрне беренче катка чабуны тизрәк башкаруга тупларга кирәк.

Әсгать СӘГЫТДИНОВ

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мул уңышка җирлек бар, яңгыр гына кирәк