Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мәктәп яны лагерьларын ачу тантанасы булды

Татарстан мәйданы бала-чаганың шат авазыннан гөрләп торды. Бүген шәһәр мәктәпләре яны лагерьлары сменасын ачу тантанасы булды. Ул шулай ук Россия көненә дә багышланды. Укучылар кулында илебез, республикабыз, районыбыз аләмнәре җилдә җилфердәде. Һәр лагерь үз исемен, шигарен, речевкасын әйтте. Балалар иҗаты үзәге активистлары алар белән төрле уеннар үткәрделәр. Быел районыбызда 21...

Татарстан мәйданы бала-чаганың шат авазыннан гөрләп торды. Бүген шәһәр мәктәпләре яны лагерьлары сменасын ачу тантанасы булды. Ул шулай ук Россия көненә дә багышланды. Укучылар кулында илебез, республикабыз, районыбыз аләмнәре җилдә җилфердәде. Һәр лагерь үз исемен, шигарен, речевкасын әйтте. Балалар иҗаты үзәге активистлары алар белән төрле уеннар үткәрделәр.

Быел районыбызда 21 мәктәп яны лагеры һәм 12 хезмәт һәм ял отряды оештырылган.

- 6 июньнән эшли башладык. Барлыгы 50 бала йөри. Ата-аналар өчен бик кулай, атнага алты көн дәвамында балалары күзәтү астында. Төрле уеннар, бәйгеләр уздырабыз, музейга сәяхәт кылабыз, түгәрәкләрдә кул эшләренә өйрәтәбез, - ди 8 нче мәктәптән тәрбияче Римма Сабирова.

Алар барлыгы дүртәү. Сигезенче сыйныф укучылары Регина Абдуллина һәм Азалия Газизова ярдәмчеләре - вожатыйлар.

- Кечкенә сыйныфларда укыганда үзем дә мәктәп яны лагерына бик яратып йөрдем. Быел менә беренче тапкыр мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштым, - ди Регина.

Бүгенге бәйрәмне фонтан читенә утырып тамаша кылучы Индия апа Мисбахова:

- Хәзер балаларга бөтен шартлар тудырылган, бик рәхәт заманда яшиләр. Илләр тыныч булсын да, сау-сәламәт, игелекле булып үсеннәр генә! - ди. Сигезенче дистәсен ваклаган ветеран моны үзенең авыр елларга туры килгән сабый чагыннан чыгып әйтә.

Әйе, күкләребездә яңгыр болытлары гына йөзсен, балалар күңелендә һәрчак кояш көлсен!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мәктәп яны лагерьларын ачу тантанасы булды