Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мини-футбол буенча район башлыгы кубогына ярышлар узды

Район, шәһәр җитәкчелеге халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә. Хакимият җитәкчесе Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл башкарма комитеты башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, бәлки үзләре дә анда актив катнаша. Узган атнада шәһәрнең 7 һәм 1 нче мәктәпләрендәге спорт мәйданчыкларында узган мини-футбол...

Район, шәһәр җитәкчелеге халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә. Хакимият җитәкчесе Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл башкарма комитеты башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, бәлки үзләре дә анда актив катнаша.


Узган атнада шәһәрнең 7 һәм 1 нче мәктәпләрендәге спорт мәйданчыкларында узган мини-футбол буенча район башлыгы кубогына ярышлар да әнә шул хакта сөйли.


- Киләчәктә спортчыларыбызны илнең күренекле команда составларында күрергә язсын. Узган ел җирлегебездә дүрт спорт мәйданчыгы сафка бастырылган булса, быел аларның саны тагын җидегә артачак, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең сәламләү чыгышында һәм киләсе елда Азнакайда нефтьчеләр ярдәме белән универсаль спорт комплексы төзеләчәген әйтеп узды.


Беренчелеккә чыгар өчен бу көнне сигез команда көч сынашты. Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, "Автоматизация" җәмгыяте, мәгариф идарәсе, "Азнакайнефть" идарәсе, "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе, МЧС, "Нефтемаш" заводы хезмәткәрләреннән торган җыелма командалар ике төркемгә бүленеп төрле мәйданчыкларда көч сынашты.


Шәһәрнең 7 нче гомумбелем мәктәбендә беренчелеккә чыгар өчен дүрт команда көч сынашты. Җиңү өчен көрәшнең ни дәрәҗәдә киеренке буласы беренче матчтан ук күренеп торды. Финал уеннарында исә "Азнакайнефть" идарәсе командасы көндәшләренә караганда көчлерәк булып чыкты һәм почёт пьедесталының иң биек баскычына менде.


Азнакай җылылык челтәрләре предприятиясе спортчылары - көмеш, район һәм шәһәр җитәкчелеге командасы бронза медальгә ия булды. Хәер, биредә берәү дә үзен җиңелгән дип санамады! Һәркем үзенә энергия, күтәренке рух һәм көч туплады.


Бүләкләү тантанасында, үзе дә команда составында булган район башлыгы Марсель Шәйдулин:
- Футболчыларыбызның осталышгы елдан-ел арта бара, - дип билгеләп үтте. Сүз уңаеннан район башлыгы кубогына футбол ярышлары ел саен көз айларында уздырылачак.


Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов:
- Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта. Соңгы елларда җирлегебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады, төрле җиһазлар алу, спорт залларын яңарту, мәйданчыклар булдыру, массакүләм чаралар үткәрү дә моның ачык мисалы, район күләмендә оештырылган бер генә спорт ярышларыннан да читтә калмыйбыз. Сәламәтлек - ярты бәхет икәнлеген һәркем аңлый. Әгерҗе авыл җирлегендә дә әледән-әле спорт ярышлары оештырып торабыз. Авыл халкы мондый чараларда бик актив катнаша.

Таңсылу САНИЕВА,

фото авторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда минифутбол буенча район башлыгы кубогына ярышлар узды