Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Милләтләр кроссы–2015” ярышы узды

Узган атнада җирлегебездә физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган "Милләтләр кроссы-2015" ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 500гә якын азнакайлы йөгерешкә чыкты. Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре...

Узган атнада җирлегебездә физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган "Милләтләр кроссы-2015" ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 500гә якын азнакайлы йөгерешкә чыкты.

Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде.

-Максатым әлеге йөгерештә финиш сызыгына беренче килү түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, - ди оныклары белән беррәттән йөгерешкә баскан Венера апа.

Күптән түгел Чиләбедә район данын яклап, җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулаган Илдар Харисов та ярышлардан читтә калмаган.

- Үземне белә-белгәннән бирле спорт белән шөгыльләнәм. Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе - сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Саулык - кешенең иң зур байлыгы. Аны акчага сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, - диспортчы.

Агымдагы елда йөгерешчеләр ун төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр дә шуңа ярашлы - 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде.


21 мәктәп командасы арасыннан Актүбә 1 нче урта мәктәбе финишта беренче вакыт күрсәтте. Актүбә 2 нче урта мәктәбе командасы - икенчедә, Азнакайның 4 нче лицее өченчедә.


Предприятие командалары арасында "Азнакайнефть" идарәсе вәкилләренә тиңнәр булмады, алар быел да үзләренең спорт белән дус икәнлекләрен раслап, җиңү яуладылар.

Җиңүчеләр исемлеге

5-6 сыйныфлар

Никонова Валерия - 7 нче мәктәп;

Курбиев Шамил - 2 нче мәктәп (Актүбә бистәсе).

7 - 8 сыйныфлар

Госманова Илүзә - 2 нче мәктәп (Актүбә бистәсе);

Лесников Никита - 2 нче мәктәп (Актүбә бистәсе).

9 - 11 сыйныфлар

Хафизова Айгөл - 4 нче лицей;

Вәлиуллин Илназ - 1 нче мәктәп (Актүбә бистәсе).

18-29 яшьтәгеләр арасында

Шәвәлиева Энҗе - спорт идарәсе;

Тимбаков Илмир - Бораулау эшләре предприятисе.

30-39 яшьтәгеләр арасында

Ганиева Әлфия - "Татнефтедор";

Гафуров Айрат - "Азнакайнефть» идарәсе.

40-49 яшьтәгеләр арасында

Шәрифуллина Резида - «Азнакайнефть» идарәсе;

Камалетдинов Рафаэль -«Азнакайнефть» идарәсе.

50-59 яшьлекләр арасында

Шәрипова Нәсима - 6 нчы мәктәп;

Тимбаков Фәнис - Бораулау эшләре предприятисе.

60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - Илдар Харисов.

Фото http://azncrb.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Милләтләр кроссы–2015” ярышы узды