Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Милләтләр кроссы–2014” узды

Узган атнада Сабантуй мәйданында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган "Милләтләр кроссы-2014" ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада меңгә якын азнакайлы йөгерешкә чыкты. Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын...

Узган атнада Сабантуй мәйданында физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган "Милләтләр кроссы-2014" ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада меңгә якын азнакайлы йөгерешкә чыкты.

Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы бик күпләребезгә мәгълүм.

Агымдагы елда йөгерешчеләр 9 төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр дә шуңа ярашлы - 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде.


24 мәктәп командасы арасыннан беренче урынны Актүбә 1 нче урта мәктәбе, икенче урынны - Азнакайның 4 нче лицее, өченче урынны Актүбә 2 нче урта мәктәбе командалары яулады.


Оешма һәм предприятиеләрдән командалар составында 127 кеше көч сынашты. Предприятие командалары арасында "Азнакайнефть" идарәсе вәкилләренә тиңнәр булмады, алар быел да үзләренең спорт белән дус икәнлекләрен раслап, җиңү яуладылар. Җиңүчеләр кубоклар, медаль, грамоталар һәм вымпеллар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Милләтләр кроссы–2014” узды