Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мөгезле эре терлеккә котыру чиренә каршы прививка ясалды

Бай табигатьле Азнакай җирендә җәнлек-җанварлар үрчеп ятуга шартлар бер дигән. Әлбәттә, табигатебез аларны кирәккә тудыра, үрчетә, һәркайсының үз урыны, үз файдасы бар. Шул ук вакытта, куркыныч яклары булуын да истән чыгармаска кирәк. Азнакайны инде дистә елга якын котыру чире буенча республикада куркыныч районнарның берсе саналдырган төлкеләрне генә алыйк. Яз җиттеме,...

Бай табигатьле Азнакай җирендә җәнлек-җанварлар үрчеп ятуга шартлар бер дигән. Әлбәттә, табигатебез аларны кирәккә тудыра, үрчетә, һәркайсының үз урыны, үз файдасы бар. Шул ук вакытта, куркыныч яклары булуын да истән чыгармаска кирәк. Азнакайны инде дистә елга якын котыру чире буенча республикада куркыныч районнарның берсе саналдырган төлкеләрне генә алыйк. Яз җиттеме, алар тагын баш калкыта, зыян-зарарын сала башлый.

Әлеге мәсьәләнең узган ел аеруча көнүзәккә әйләнүеннән чыгып, быел нәрсәләргә аеруча игътибар таләп ителүе белән кызыксынып, Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе Илдар Дружковка мөрәҗәгать иттек.


- Илдар Гомәрович, котыру чире илкүләм проблемага әйләнеп бара кебек, әллә мин ялгышаммы?


-Әйе, эпизоотик хәл федерация буенча кискенләшә бара. Статистика күрсәткәнчә, узган елның беренче кварталында гына да ил буенча терлекләрнең 1183 котыру очрагы теркәлгән. Идел буе федераль округында хәл аеруча мөшкел - 479 очрак, ягьни гомуми күләмнең 40,5 проценты. Бу исә кешеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. 2008-2012 елларда гына да 61 кеше котыру авыруыннан вафат булган. Россиядә һәр елны котырган җанварлар, маллар тешләгән 250 - 450 меңләп кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, шуларның 25 проценты балалар булуы аеруча борчу тудыра. Терлекчелек аеруча үрчегән районнарда хәл катлаулыү


- Үзеңнеке - үзәктә, ди. Безнең районда да ул һаман киеренке каламы?


- Кызганычка каршы, шулай. Узган ел Татарстан Президенты фәрманы белән 16 торак пунктка карантин салынган иде. Дөрес, алардан ул инде алынды, әмма тынычлап калырга ярамый. 2013 елда теркәлгән терлекләрнең 17 котыру очрагы да лаборатор тикшерүләр белән расланды.


- Димәк, гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк. Саклану чаралары күрмибез, йорт-каралтыларда асралучы эт-песиләргә, мал-туарга игътибар җитеп бетми?


-Әйе, йорт хайваннарын тоту, асрау кагыйдәләре бар, әмма ул таләбенчә үтәлми һәм аның үтәлешенә контроль дә җитеп бетми дип әйтеп тә була.


- Ихатадагы мал, җәнлекләрне төп зарарлаучылар һаман да шул котырган төлкеләрдер бит?


- Дөрес, быел әлегә алар торак пунктларында бик күренмәсә дә, хәл барыбер киренке кала. Яз башлана гына әле. Мәгълүм булганча, алар язын күбәя. Узган ел авыру, кыргыйлашкан, хуҗасыз җәнлекләргә ау көчле барды: 212 төлке, 1селәүсен, 1480 эт, 25 песи юк ителде. Төлкеләргә аерым игътибар бирелде. Бу нәүбәттән махсус чаралар планы эшләнеп, һәр юк ителгән төлке өчен 400 сум күләмендә акча түләү каралды. Әлеге план буенча эшчәнлекне тагын да дәвам итү кирәк дип саныйм, чөнки төлкеләрнең артык нык үрчемен киметмичә торып, районда эпизоотик хәлне яхшыртып булмаячак.


- Мәсьәләнең кешеләр сәламәтлеге белән бәйле булуы аңа аеруча җитдилек таләп итә. Әлеге куркыныч авырудан дәвалану ысулы бармы?


- Бердәнбер ысулы -вакытында вакцина ясау һәм иммуноглобулин препараты куллану. Безнең илдә кулланыла торган әлеге медикаментлар бик нәтиҗәле. Монда шунсын да әйтергә кирәк, соңгы ике елда алар белән тәэмин ителеш районда тиешле дәрәҗәдә түгел.


- Күрше малаен эт тешләгәч, әнисе аптекадан әнә шул препаратны сатып алдым, бик кыйммәт, дип сөйләгән иде...


- Әйе, аның 5,0 мл. бер кабы 4 мең сумга якын тора. Бер олы кешегә ул ике кап чамасы кирәк. Ә инде вакцинациянең бер курсы 2 меңгә якын. Район үзәк сырхауханәсендә бер авыруны дәвалау бәясе 10 - 14 мең сум тәшкил итә.


- Саклык чаралары күрү мөһим. Профилактик эшчәнлеккә басым ясау кирәк, шулай бит?


- Сүз дә юк. Районда бу нәүбәттән комплекслы чаралар планы эшләнде. Киңәшмәләрдә әлеге эшчәнлекнең барышы даими тикшерелеп тора. Семинарлар үткәрелә. Ветеринария хезмәте авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең котыру чиренә каршы вакцинация үткәрәләр. Быелның бер аенда гына да 75 баш мөгезле эре терлеккә, дистәдән артык эт-песигә прививка ясалды. Әлбәттә, профилактик эшчәнлекне тагын да активлаштыру кирәк. Халыкның да бу чорда терлекләр, җәнлек-җанварларга аеруча игътибарлы булуын, саклык чаралары күрүләрен сорар идек. Күрәсез, котыру чире бик начар авыру, аны дәвалау бик кыйммәткә төшә, ә инде сәламәтлеккә, гомеребезгә салынган зыянны әйтәсе дә юк.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мөгезле эре терлеккә котыру чиренә каршы прививка ясалды