Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда машина урлаучыларны эзлиләр

Узган атнада районда 8 җинаять эше кылынган. Шуның яртысы ачылган. Автомобильләрне төнлә урамда караучысыз калдыруның караклар өчен табыш чыганагы булуы турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкны күпме генә кисәтсә дә, моннан тиешле нәтиҗә ясаучылар сирәк, машина урлау очраклары кабатланып тора. Түбән Стәрле авылындагы элек тә хөкем ителгән берәү үз авылында...

Узган атнада районда 8 җинаять эше кылынган. Шуның яртысы ачылган.

Автомобильләрне төнлә урамда караучысыз калдыруның караклар өчен табыш чыганагы булуы турында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкны күпме генә кисәтсә дә, моннан тиешле нәтиҗә ясаучылар сирәк, машина урлау очраклары кабатланып тора. Түбән Стәрле авылындагы элек тә хөкем ителгән берәү үз авылында яшәүченең "Жигули"ен куа. Ә Азнакай урамында калдырылган 1 миллион сумлык "Тайота" машинасы һәм аны урлаучылар әлегә табылмаган.


Шәһәрнең Гагарин урамында төнлә бер яшь кеше урта яшьләрдәге хатын-кызның кулыннан акча, документлар, кәрәзле телефон салынган букчасын талап ала һәм кача. Җинаятьченең шәхесен ачыклау эшләре бара.


Узган атнада ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 230 административ хокук бозу очрагын теркәгән. Алар арасында исерек килеш машина белән идарә иткән - 5, таныклыксыз килеш руль артында утырган 2 кеше тоткарланган. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән - 34, балаларын махсус утыргычсыз йөрткән - 10, тәрәзәләренә кара элпә ябыштырган - 5, юлда кәрәзле телефоннан сөйләшкән - 3, штрафларын түләмәгән 2 автомобиль йөртүчегә административ протокол төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда машина урлаучыларны эзлиләр