Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда махсус комиссия су басу куркынычы янаган урыннарны тикшерде

Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә,кар эри, боз кузгала. Кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны хәвефләнеп көтеп ала: "Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?" - дип борчыла ул. Хафаланырга да урын бар шул. Азнакай үзенчәлекле чокырсу урынга урнашкан, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия әгъзасы Расих Шәкүров. - Җитмәсә Кара...

Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә,кар эри, боз кузгала. Кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны хәвефләнеп көтеп ала: "Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?" - дип борчыла ул. Хафаланырга да урын бар шул.


Азнакай үзенчәлекле чокырсу урынга урнашкан, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия әгъзасы Расих Шәкүров. - Җитмәсә Кара елга торак йортларга шулкадәр якын урнашкан ки, ул ел саен үз ярларыннан чыгып ташый һәм су басу куркынычы тудыра.

Мондый куркыныч туган урыннарны алдан ук контрольдә тотабыз, ташудан саклану чаралары күрәбез. Зур су юлларын ачу, торбаларны чистарту, мөмкин булганча кар чыгару эшләре башкарыла.


Узган чәршәмбедә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашындагы махсус комиссия Мәнәвез, Яңа юл бистәләре, Азнакай шәһәрендәге су басу куркынычы булган урыннарда булып, халык белән очраштылар, аларның фикер-тәкъдимнәре, гозерләрен тыңлап, мәсьәләне алга таба уңышлы хәл итү бурычын куйдылар. Пәнҗешәмбе көнне шундый ук комиссия авыл җирлекләрендә булды.


Ә районда су басу куркынычы булган проблемалы урыннар шактый. Бигрәк тә Мәнәвез бистәсендә - Яшьләр, Яңа юлда - Чатыр тау, Азнакай шәһәрендә Гоголь, Лобачевский, Галиев, Октябрьский (барлыгы 25ләп нокта) урамнары әнә шундыйларга керә.

Шулай ук күперләрне дә даими контрольдә тотарга кирәк. Әнә Гоголь урамы, 30 йортта яшәүче Шәйхелисламовлар гаиләсе ел саен су басудан зыян күрә икән. Быел да ташуларны бик борчылып көтеп алалар һәм һәр елдагыча җитәкчеләр, хезмәт куючы оешмаларның ныклы ярдәменә таяналар алар.


Әлегә иртәрәк булгангамы, кешеләр бакча, ишегалларына су керүдән зарланмады, әмма форсаттан файдаланып, үзләрен борчыган башка проблемаларны әйтеп калырга ашыктылар.

Мәсәлән, Яңа Юл бистәсенең Чаткы урамында яшәүче Альберт әфәнде янгын гидрантлары кирәклегенә басым ясады. Азнакайда шәхси йортта яшәүче бер абый каршы яктагы күпкатлы йорттагыларның балконнан чүп-чар ыргытуына гаҗәпләнү белдерде.


- Кайбер кешеләрнең битарафлыгына аптырап куясың, - ди МППБиО җитәкчесе Валерий Тимиряев та. - Инде генә юлларны чистартып китәсең, арттан ук карны киредән юлга ыргыталар. Юкса, аны юлга ташламыйча, кырый-кырыйга да өяргә була бит.

Нәкъ Крылов әкиятендәгечә: беребез бер якка, икенчебез икенче якка тартсаң булмый инде ул. Яшәгән җиребезнең иминлеге, чисталыгы өчен хезмәт күрсәтүче, җаваплы оешма-предприятиеләр белән бердәм булып, бергәләп көрәшик, йортларны су басуларга, башка бәла-казага юл куймыйк! Ташулар бәла-казасыз гына узып китсен!


*****

Район күләмендә нинди хәзерлек чаралары баруы белән кызыксынып, янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллинга да мөрәҗәгать иттем.


- Безнең район авылларына су басу куркынычы янаучы - ул Ык елгасы. Районда Ык буе зонасына 8 торак пункты керә. Ташкынга каршы чаралар күрү буенча районда оператив комиссия төзелде. Елга буе зонасы махсус күзәтү астында.

Су күтәрелеше сизелсә, халыкны эвакуацияләү буенча план эшләнде, өйрәнүләр уздырылды. Һәр оешма-предприятие, ведомстволар әлеге мөһим чарага җаваплы карарга, мөмкинлектән чыгып транспорт, эшче көчләр белән ярдәм итәргә тиеш.

Бу көннәрдә ташуга хәзерлек максатында гидротехника корылмаларыннан су җибәреп, тикшерүләр уздырыла. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен мондый урыннарга (ясалма буалар) катгый рәвештә керү тыела. Авыл башлыклары керүне тыюны белдергән күрсәтмә такталар куярга тиешләр.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда махсус комиссия су басу куркынычы янаган урыннарны тикшерде