Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көзге чакырылыш: медицина комиссиясен 800ләп ир-егете үтәргә тиеш

РФ Президенты фәрманы, Саклану министрлыгы приказы нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшенә кереште. Бу чакырылышта медицина комиссиясен районыбызның 800ләп ир-егете үтәргә тиеш. Дөрес, аларның барсы да армия сафларында хезмәт итәчәк дигән сүз түгел әле. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт,...

РФ Президенты фәрманы, Саклану министрлыгы приказы нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Районның хәрби чакырылыш комиссиясе үз эшенә кереште.


Бу чакырылышта медицина комиссиясен районыбызның 800ләп ир-егете үтәргә тиеш. Дөрес, аларның барсы да армия сафларында хезмәт итәчәк дигән сүз түгел әле. Хәзер булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт, белемле, аңа хәзерлекле булганнарны алалар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге хәрби чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышында утыздан артык егет "сынау" тотты. Аларның күпләре 18 яшьтән өстәгеләр. Әйтик, 1991 елгы Азнакай егете Айдар Әлмәт нефть институтын тәмамлап, инде бераз эшләргә дә өлгергән. Хәрби хезмәткә әзер булуын әйтә.

Стәрледән Эльвир да шундый фикердә. Чемодурдан Антон диңгез флотында хезмәт итү теләге барлыгын белдерде. Югары уку йортын тәмамлап, хәрби хезмәткә әзер дип санаган егетләр үзләрен бик җитди, иркен, ышанычлы тота. Тормыш чыныгуы алырга алар каршы түгел. Комиссия утырышында да, коридорда чират көткән егетләр белән сөйләшкәндә дә әнә шул сизелде.


Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә районыбыздан 80гә якын егет китәчәк. Алар әлегә комиссия үтә. Район хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов егетләрнең нигездә сәламәт, хәрби хезмәткә яраклы булуын ассызыклады, тагын да мөһиме - аларның хезмәт итәргә теләге бар. Вуз тәмамлаучылар шулай ук контракт нигезендә хезмәт итә ала, сайлау хокуклары бар. Быел да кайбер яңалыклар кертелгән. Аларга газетабыз битләрендә яңадан әйләнеп кайтырбыз әле.


Лиза Нурлыева, автор фотосы

Шушы көннәрдә генә РФ Дәүләт Думасында хәрби чакырылышны елга бер генә тапкыр үткәрү турында тәкъдим булды.

Аның авторы - саклану буенча комитет әгъзасы Алексей Журавлев моның солдатлар арасында "дедовщина"га юл куелмау, шул ук вакытта хөкүмәт акчаларын экономияләү максатында мөһимлеген дәлилләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда көзге чакырылыш: медицина комиссиясен 800ләп ирегете үтәргә тиеш