Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кыр эшләренә хәзерлек буенча барган конкурска йомгак ясалды.

Азнакай муниципаль районы агносәнәгать комплексы оешмаларының 2013 ел кыр эшләренә хәзерлеге буенча барган конкурска 3 апрель көнне йомгак ясалды. "Россельхознадзор"ның ТР буенча буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламов рәислегендәге, составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру секторы әйдәр киңәшчесе Ришат Насыйров, "Гостехнадзор"ның Азнакай районы...

Азнакай муниципаль районы агносәнәгать комплексы оешмаларының 2013 ел кыр эшләренә хәзерлеге буенча барган конкурска 3 апрель көнне йомгак ясалды.
"Россельхознадзор"ның ТР буенча буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламов рәислегендәге, составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру секторы әйдәр киңәшчесе Ришат Насыйров, "Гостехнадзор"ның Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Альберт Фахразов, Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Илназ Хәмитов, шул ук бүлек консультанты Наил Ситдыйков кергән мәртәбәле комиссия ул көнне шобага салу юлы белән сайлап алынган 8 хуҗалыкта булды. Төп игътибар хезмәт куркынычсызлыгының торышына, язгы кыр эшләрендә катнашасы барлык төр техниканың төзеклегенә, орлык, ашламаларның сыйфатына һәм күләменә юнәлтелде.
...Тикшерү Әсәй авылы җирлегендәге яңа "Кәлимуллин КФХсы" базасыннан башланды. Баш инженер Шамил Исламов белдерүенчә, быелгы кыр эшләренә алар яңа статуста керешәчәкләр. Оештыру белән бәйле мәшәкальләргә дә карамастан, биредә барысы да әзер, басуларның кардан ачылуын гына көтәләр.
Икенче объект - конкурсның узган елгы лидеры - "Таллы Бүләк" кооперативы. СХПК елның-елында техникасын районда беренчеләрдән булып әзерли. Быел да шулай. Комиссия әгъзаларын аеруча кызыксындырганы хуҗалык рационализаторлары - рәис Наил Мотыйгуллин һәм баш инженер Заһир Асибаков тәкъдиме белән эретеп ябыштыручы Илмир Рахманкулов башкарган шома каток күчәрен майлау җайланмасы булгандыр, мөгаен.
"Кәримов КФХсы" бүген күтәрелеш чорын кичерә, заманында "Урсай" хуҗалыгының республика күләмендә тоткан, әмма соңгы елларда төссезләнгән данын кире кайтара дисәк тә, ялгыш булмас. Тракторлар, аларга тагылма кораллар, чәчкеч агрегатлары тулысынча ремонтланган, буялган, дәүләт каравы узган. Башкаларга үрнәк буларлык гамәлләре дә җитәрлек. Әйтик, медицина каравы узу өчен механизатор һәм терлекчеләргә район үзәгенә барып вакыт исраф итәсе юк. Килешү буенча, билгеләнгән көнгә медиклар үзләре килә.
...Конкурс уздыру шартларында призлы ике урын каралган. Җыелган баллар саны буенча "Кәримов КФХсы" 1нче, Агрофирманың "Күктәкә" бүлекчәсе 2нче булды. Комиссия "Таллы Бүләк" кооперативы, "Союз Агро", "Марс" җәмгыятьләре эшенең дә үрнәк булуын билгеләде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кыр эшләренә хәзерлек буенча барган конкурска йомгак ясалды.