Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күрше район ветераннар советлары тәҗрибә уртаклашты

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан Азнакайга Баулы, Ютазы, Сарман районнары ветераннар советлары тәҗрибә уртаклашырга килде. - Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның тынгысызлыгын, төрле чаралар оештырырга оста икәнен күптәннән беләбез, - ди Ютазы районы ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова . - Ул үз эшчәнлекләре...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан Азнакайга Баулы, Ютазы, Сарман районнары ветераннар советлары тәҗрибә уртаклашырга килде.

- Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның тынгысызлыгын, төрле чаралар оештырырга оста икәнен күптәннән беләбез, - ди Ютазы районы ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова . - Ул үз эшчәнлекләре турында зона, республика семинар-киңәшмәләрендә дә еш чыгыш ясый.

Кунакларны шәһәребездә сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәткәрләренә салынган һәйкәлләр сокландырды.

-Моның белән бөтен республикага үрнәк күрсәттегез, - ди Сарман районы ветераннар советы рәисе Лифкать Фәзуллин. - Сезнең ветераннар советында сугышта катнашучыларның барысының да тирәнтен социаль портреты төзелгән. Җирле матбугат, радио һәм телевидение дә каһарманнар турында халыкка җиткереп тора икән.

Сарман районының Карашай-Саклау авылы ветераннар оешмасы рәисе Марсель Хәбибуллин өчен Азнакай туган ягы кебек якын, биредә ул 1965 елда комсомолда эшли башлаган, озак еллар халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсен җитәкләгән.

-Элекке Азнакай белән бүгенгесе арасында җир белән күк аермасы, шәһәр елдан-ел матурлана, төзекләнә, - ди ул.

Баулы районы ветераннар советы рәисе Әнвәр Галиәкбәров өчен дә районыбыз чит түгел, биредә сигез ел хокук саклау органнарында хезмәт иткән.

-Азнакайга очрашуларга еш киләбез, Миргасим Ильяс улы белән һәрчак элемтәдә торабыз. Сугыш ветераннарын мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкаругызга күңел сөенә. "Алар Җиңү белән кайтты" дигән китабыгыз, авыллардагы башлангыч ветераннар оешмаларының тарихын чагылдырган альбомнар, тирән эчтәлекле стендлар сокландырды. Әлбәттә, безнең районда да шактый эшләр башкарыла, шул ук вакытта азнакайлылардан үрнәк алыр әйберләр күп, - ди Әнвәр ага.

Сугыш ветераннарының саны елдан-ел сирәгәя. Алар өчен тормышның һәр сәгате, һәр минуты кадерле.

-Бүгенге көндә районда 142 сугыш ветераны яши. Район җитәкчелеге белән без аларның һәрберсенең өйләренә барып туган көннәре, юбилейлары белән тәбрикләячәкбез. Урын өстендә ятучы, өйдән чыгып йөри алмаучылар янына табиблар, чәчтарашлар килеп бушлай хезмәт күрсәтүне оештырдык. Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау өчен кулдан килгәннен барысын да эшләргә тырышачакбыз, - ди Миргасим Кәримов.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда күрше район ветераннар советлары тәҗрибә уртаклашты