Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда котыру чиренә каршы 20117 мөгезле эре терлеккә вакцинация ясалды

Республикабызда йорт хайваннары арасында котыру чире килеп чыгу очраклары теркәлгән. Әлеге афәт соңгы елларда Азнакай районында да күзәтелә. Авыруны ачыклау, аны бетерү юллары турында аңлатуын сорап без Азнакай дәүләт ветеринария җитәкчесе урынбасары Валентина Саттаровага мөрәҗәгать иттек. - Терлек һәм кешенең баш миенә, нерв системасына куркыныч дәрәҗәдә зыян салучы иң йогышлы...

Республикабызда йорт хайваннары арасында котыру чире килеп чыгу очраклары теркәлгән. Әлеге афәт соңгы елларда Азнакай районында да күзәтелә. Авыруны ачыклау, аны бетерү юллары турында аңлатуын сорап без Азнакай дәүләт ветеринария җитәкчесе урынбасары Валентина Саттаровага мөрәҗәгать иттек.


- Терлек һәм кешенең баш миенә, нерв системасына куркыныч дәрәҗәдә зыян салучы иң йогышлы авыру - котыру чире. Табигатьтә аларны тарату чыганагы булып төлке, бүре һәм башка шундый ерткыч җәнлекләр, шулай ук хуҗасыз этләр, мәчеләр тора. Котырган җәнлек тешләгән кешегә яки йорт хайванына авыру аларның ярасына эләккән селәгәйдән, терлектән - сөт яки аның сидеге аша күчә.


Узган ел безнең ветеринария лабораториясенә тикшерү өчен үлгән эт, комык, төлке, тычкан, йорт куяны, мәчедән алынган 36 патологик материал керде. Аларның котыру авыруына катнашы бармы-юкмы икәнлеге тикшерелде, Ветеринария кагыйдәләре нигезендә кисәтү чаралары уздырылды.


Һәр очракта да ашыгыч чаралар күрелә, табиб-эпизоологлардан торган бригада котыру чиренең таралу урынын ачыклый һәм аны бетерү өстендә эшли. Санитар-эпидемиология хезмәте белән берлектә котыру килеп чыгарга мөмкин булган авыл җирлекләрендә була.

Авыру җәнлекләр белән элемтәгә кергән терлекләр, чир йогарга мөмкин булган кешеләрне тикшерә, профилактика максатыннан вакцинацияләр ясый. Авыру чыганагы булган урыннарда дезинфекция уздырыла, котыру чиренең куркынычы турында халык арасында аңлату эшләре алып барыла.


Район дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан быелның 1 гыйнварына район биләмәсендәге 20117 мөгезле эре терлеккә, 60 атка, 277 сарыкка, берничә мең эткә һәм мәчегә вакцинация ясалды, 2 меңгә якын хуҗасыз эт һәм мәче юкка чыгарылды.


Йорт хайваннарында, эт, мәчеләрдә авыру башлануның беренче билгеләре нинди соң? Беренче чиратта, алар үзләрен сәер тота башлый, холыклары, аппетитлары үзгәрә: ашарга яраксыз әйберләрне чәйни, кимерә башлыйлар. Селәгәйләре ага, чыгарган авазлары үзгәрә. Нәтиҗәдә, авыру 100 процент үлемгә китерә.


Әгәр дә сез яшәгән торак пунктында котыру авыруы билгеләре күренә икән, кичекмәстән Азнакай ветеринария берләшмәсенә 7-19-99, 7-26-21 телефоннары буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда котыру чиренә каршы 20117 мөгезле эре терлеккә вакцинация ясалды