Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда коррекция мәктәбен тәмамлаучылар өчен төзүче-буяучы һәм штукатур һөнәрләре буенча укыту оештырылган

Бүгенге хезмәт базарында эшче кулларга ихтыяҗ зур. Районыбыз предприятиеләрен һәм авыл хуҗалыгы оешмаларын кирәкле кадрлар белән тәэмин итүгә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы зур өлеш кертә. Бу көннәрдә алар үзләренең алты дистәлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан редакциябезгә кунак итеп көллият хезмәткәрләрен чакырдык. Махсус сәхифәбезне - филиал директоры Роберт Хөснетдинов...

Бүгенге хезмәт базарында эшче кулларга ихтыяҗ зур. Районыбыз предприятиеләрен һәм авыл хуҗалыгы оешмаларын кирәкле кадрлар белән тәэмин итүгә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы зур өлеш кертә. Бу көннәрдә алар үзләренең алты дистәлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан редакциябезгә кунак итеп көллият хезмәткәрләрен чакырдык. Махсус сәхифәбезне - филиал директоры Роберт Хөснетдинов белән әңгәмәдән башлыйбыз.


- Көллиятнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырып үтсәгез иде.


- Узган гасырның 50 нче елларында районыбызда нефть тармагы, производство, социаль-көнкүреш, торак йортлар төзелеше киң үсеш ала һәм квалификацияле эшче кадрларга ихтыяҗ туа. Төзүчеләр әзерләү максатында 1953 елда Азнакайда беренче һөнәри уку йорты ачыла.


Алты дистә ел дәверендә уку йорты шактый үзгәрешләр дә кичерде. Оешкан чорында ул ФЗО дип аталса, 1957 елда төзелеш училищесына әверелде, 1963 елдан 28 нче профтехучилище статусы алды. 1974 елда авыл хуҗалыгына тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар әзерләү буенча һөнәр училищесы ачыла.

1992 елда исә әлеге ике коллектив кушыла. 1994 елда ул 89 нчы һөнәри-техник лицей итеп үзгәртелә. Яңа уку бүлмәләре булдырыла, автомобильләр, авыл хуҗалыгы машиналары, компьютерлар һәм башка укыту җиһазлары сатып алына. Усадьба хуҗабикәсе, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры кебек яңа һөнәрләр бирелә башлый. 2012 елдан без Лениногорск политехник көллиятенең филиалы булып саналабыз.


Нинди генә исем һәм статус астында эшләсә дә, хезмәт коллективы халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен квалификацияле белгечләр әзерләү буенча бурычын намус белән үтәргә тырыша. Бу уку елында 9 нчы сыйныфтан соң "Җәмәгатьчелек туклануы продукциясе технологиясе" һәм "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" һөнәрләре буенча студентлар кабул итә башладык.

Районда ике коррекция мәктәбе барлыгын исәпкә алып, төзүче-буяучы һәм штукатур һөнәрләре буенча укыту оештырылган. Бүгенге көндә көллияттә 454 кеше белем ала һәм һөнәр үзләштерә.


- Көллиятнең матди-техник базасы заман таләпләренә туры килә ме?


- Алтмыш ел дәвамында уку йортының матди-техник базасы киңәйтелде. Ул 560 укучылык уку корпусына, укыту-производство мастерскойлары һәм лаборатор-практик кабинетларга, 3 - комбайн, 6 - тәгәрмәчле һәм 2 - чылбырлы трактор, 7 - җиңел һәм 5 йөк машинасы өчен гаражларга, ябык ындыр табагына һәм ашлык саклау складларына ия.


Авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укучы студентлар практиканы 370 гектар мәйдандагы үз участогыбызда уза. Җирне эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю өчен барлык төр техникабыз да җитәрлек. Машина-трактор паркы яңартылып тора.
Студентлар карамагында тренажер залы, 15 меңнән артык китабы булган китапханә, бәйрәм чаралары үткәрелә торган актлар залы, республика, зона һәм район ярышлары үткәрелә торган спорт залы, кайнар аш белән тәэмин итүче ашханәбез бар.


Безнең һөнәри уку йортын тәмамлаучы бик күпләрнең исемнәре районда гына түгел, республикада һәм аннан читтә дә яхшы таныш. Көллиятебез стеналары Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Альберт Шәйхетдинов, Ленин ордены белән бүләкләнгән хәрби-интернационалист Николай Кандауров, Чечен сугышы герое Айрат Кәримовның якты истәлеген дә саклый.


Районыбызга гына түгел, илебезгә бик күп эшче көчләр әзерләүдә бар белемен, егәрен куйган хөрмәтле ветеран-укытучыларыбызны, бүгенге хезмәткәрләребезне ихлас күңелдән юбилей белән котлап, уңышлар, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда коррекция мәктәбен тәмамлаучылар өчен төзүчебуяучы һәм штукатур һөнәрләре буенча укыту ое...