Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә Хаҗга юлламалар тапшырдылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Шимбә көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Коръәнне яттан уку буенча "Әсләм" республика бәйгесе үтте. Бәйгенең символик исеме «Әсләм» булуы юкка гына түгел. Аны әтиләре - озак еллар район үсешенә үз өлешен кертеп килгән эшмәкәр, милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә уллары үткәрде. Бәйгедә башкалабыз Казаннан да бихисап кунаклар катнашты,...

Шимбә көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Коръәнне яттан уку буенча "Әсләм" республика бәйгесе үтте.

Бәйгенең символик исеме «Әсләм» булуы юкка гына түгел. Аны әтиләре - озак еллар район үсешенә үз өлешен кертеп килгән эшмәкәр, милли көрәш буенча спорт остасы Әсләм Шакиров истәлегенә уллары үткәрде.

Бәйгедә башкалабыз Казаннан да бихисап кунаклар катнашты, алар арасында республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да бар иде.

Бәйгедә төрле район-шәһәрдән барлыгы 19 кеше Коръәннең соңгы өч өлешен яттан сөйләү буенча үз осталыкларын күрсәтте.

Бәйге шартлары буенча, 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулаучыларга Шакировлар гаиләсе олы хаҗга һәм гомрә хаҗына ике юллама әзерләгән иде. Бу көнне үзләренең исемнәрен билгесез итеп калдырырга теләгән ике якташыбыз моңа кадәр хаҗга бармаган ике кешегә тагын ике юллама бүләк итте. Шулай итеп, Коръәнне яттан сөйләү буенча республика бәйгесендә беренчелекне алган Нияз Минсабиров (Әлмәт), Эрнест Нәфыйков (Түбән Кама), Рамазан Идрисовлар (Зәй) олы хаҗга юлламалар оттылар. Әзерҗе районыннан Мөхәммәтгали Корбановка гомрә хаҗына бару бәхете елмайды. Казан шәһәреннән килгән Инсаф Вәлиев район башлгы кулыннан кыйммәтле бүләк - ноутбук алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә Хаҗга юлламалар тапшырдылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев