Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Корбановлар гаиләсе авылдашларын сөендерде

Кызганыч, "мәрхәмәтлелек" дигән төшенчә бүгенге көндә кемгәдер ят тоелырга мөмкин. Ә икенчеләр өчен ул тормыш кыйбласы булып тора. Башкаларга ярдәм итүдән ямь һәм табучылар алар. 

Әгер авылында яшәүче Корбановлар – әнә шундый үрнәк алырлык гаиләләрнең берсе. Бу көннәрдә Корбановлар авыл өлкәннәренә шатлык өләшеп, алар белән үзләре үстергән кыяр уңышын бүлеште. 
– Шөкер, безнең халык элек-электән бердәм, ярдәмчел булган. Бүгенге авыр вәзгыятьтә бу бигрәк тә сизелә. Без тагын да берләштек, сабыр, илтифатлы булырга өйрәндек шикелле. Авылдашларыбыз Корбановлар 30дан артык өлкән буын вәкиленә өчешәр килограмм кыяр бирде. Аны волонтерларыбыз – Әгер авылы клубы мөдире Илүзә Миңнегалиева һәм Ленар Миңнегалиев белән бергәләп таратып чыктык. Өлкәннәребезнең һәркайсы бик рәхмәтле булып калды. Авылдашларыбызның үз игелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, – диде Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев