Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда комиссия бурычлары күп җыелган фатирларга рейд үткәрде

Азнакай муниципаль районында ЖКХ хезмәтләре өчен халыктан аласы әҗәт бүген инде 56 миллион сумнан артып китә. Шуның яртысыннан күбрәге шәһәрнең күпкатлы йорт фатирларында яшәүчеләргә туры килә. Азнакай муниципаль район башкарма комитетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрне ачыклау һәм җыелган әҗәтләрне эзләп алу буенча даими комиссия эшли. Берничә көн элек ул,...

Азнакай муниципаль районында ЖКХ хезмәтләре өчен халыктан аласы әҗәт бүген инде 56 миллион сумнан артып китә. Шуның яртысыннан күбрәге шәһәрнең күпкатлы йорт фатирларында яшәүчеләргә туры килә.

Азнакай муниципаль район башкарма комитетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрне ачыклау һәм җыелган әҗәтләрне эзләп алу буенча даими комиссия эшли. Берничә көн элек ул, түләүләрнең торышын ачыклау максатыннан, район башкарма комитеты, "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" муниципаль-унитар предприятие, "Жилэнергосервис" җәмгыяте вәкилләре, "Маяк" газетасы һәм җирле телевидение журналистлары белән берлектә, шәһәрнең "Жилсервис" ширкәтенә караган йортлардагы бурычлары күп җыелган фатирларга рейд үткәрде.


Алдан ук әйтеп куйыйк, әлеге чараның максаты кемне дә булса җавапка тарту, файдалана торган ут-су, газыннан мәхрүм итү түгел, ә түләүнең оптималь юлларын аңлату-өйрәтү, ахыр чиктә - кисәтү белән чикләнү иде.


Беренче визитны Юбилейная урамындагы 8 нче йортның «Х» нчы фатирына ясыйбыз. Биредә ике кеше теркәлгән. Коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 60 мең 99 сум җыелган. Шуның 4 мең 628 сумы - электр энергиясе өчен. Фатир эчендә кеше йөргәнлеге шәйләнсә дә, ишек ачучы булмады.
Чиратта - шул ук урамдагы 12 нче йортның «Х» нчы фатиры. Биредә 2 балалы яшь гаилә тора. Хуҗасы - ир-егет, берничә ай түләүсез ялда булган. Хәзер яңа эш урыны эзли. Хатынының да хезмәт хакы түбән. Без киләсенең алдагы көнендә генә бурычының 8 мең сумын илтеп түләгән. Әмма 61 мең сумнан артык бурычы калган әле. Шуның 10 мең 651 сумы - электр өчен.


Шәйхетдинов урамындагы 6 нчы йортның «Х» нчы фатирында пенсия яшенә җитмәгән, шуңа да карамастан беркайда да эшләмәүче ялгыз ир-ат яши. Аның әҗәте - 261 мең 435 сум.


Әлеге йортның «Х» нчы фатир хуҗасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен 4-5 ел буена бер тиен дә акча күчермәгән икән. Аның кайда яшәгәне дә билгесез. Бурычы да шактый җыелган - 226 мең 348 сум. Бернинди рәсми килешү төземичә генә, ике кешелек яшь гаиләне яңарак фатирга керткән. Димәк, яшәгән өчен алардан алынган акча да ЖКХ кассасына түгел, тулаем рәвештә хуҗа кесәсенә күчә.


Соңгы объект - Солтангалиев урамындагы 25 "Б" йортның «Х» нчы фатиры. Биредә 7 кеше теркәлгән. Шуларның бишесе эш яшендә. Телевизор, интернет кабельләре үткәрелгән. Димәк, алардан файдаланалар, акчасын да вакытында түләп баралар. Чөнки элемтәчеләр бер генә ай да әҗәткә хезмәт күрсәтми. Ә коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә биредә яшәүчеләрнең җыелган бурычы 124 мең сумнан да артып китә. Өстәвенә, счетчикларына да пломба салынмаган. Шунлыктан, утка, суга норматив буенча түләргә туры килә.


- Коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр белән без әледән-әле рәсми төстә очрашып торабыз, аңлату эшләре алып барабыз. Әгәр дә җыелган бурычларының 30 мең сумын берьюлы кайтаралар икән, андыйларга калган әҗәтләрен өлешләп түләү мөмкинлеге бирәбез. Файдаланган хезмәтләргә түләргә теләмәүчеләр эшен, матди чыгымнарны каплату максатыннан, суд карамагына җибәрергә мәҗбүр булабыз, - ди торак коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов.


Бу урында халыкның: "Әҗәтле кеше үлмәс", - дигән ярымшаян әйтеменә "Көн дә күрмәс", - дип кенә өстисе кала. Башкача берничек тә була алмый.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда комиссия бурычлары күп җыелган фатирларга рейд үткәрде