Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кирпеч заводы булдыру турында сөйләшүләр бара

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган Азнакайның киләчәктәге үсешенә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! - Муниципаль районда башкарылган эшләр, бәхәссез, күп. Киләчәктә Азнакайны тагын нинди үсеш көтә, нинди мөмкинлекләр бар? - Халык яхшы яшәсен өчен яңа эш урыннары, социаль-көнкүреш объектлары...

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның матбугат конференциясендә күтәрелгән күпчелекне кызыксындырган Азнакайның киләчәктәге үсешенә кагылышлы сорауларга жавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!

- Муниципаль районда башкарылган эшләр, бәхәссез, күп. Киләчәктә Азнакайны тагын нинди үсеш көтә, нинди мөмкинлекләр бар?


- Халык яхшы яшәсен өчен яңа эш урыннары, социаль-көнкүреш объектлары булдыру кирәк. Нефтьчеләр урамында тулы бер комплекс калкып килә. Анда музей да, спорт сарае да, парк та, мәчет һәм чиркәү дә, үз эченә химчистка, кер юу урынын, матурлык салонын, ресторан һәм башкаларны алган "Шифа" сәүдә үзәге булачак.

Кара Елганы чистартып, күперләр куйдык. Яңа микрорайонда мәдәни комплекс төзү буенча программа өстендә эш бара. Ишкәев паркында аттракционнар яңартуны сорый. "Восток" сәүдә-күңел ачу үзәге тулысынча ноябрьдә ачылачак.

Кирпеч заводы булдыру турында сөйләшүләр бара, инвесторлар килергә тиеш. Быел кондитер фабрикасы ачтык, планда - лимонад ясау цехы. Шулай ук Туйкәдәге тутырма ясау цехын да район файдасына эшкә җигәргә, Азнакай тутырмасы җитештерергә уйлыйбыз.

Үз элеваторыбызны ачу планлаштырыла, аны федераль программага кертү буенча эш алып барыла. Һәр өлкәдә алга барырга гына, башкача ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кирпеч заводы булдыру турында сөйләшүләр бара