Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда киләсе елның бюджет проекты каралды

Дүшәмбе, 9 декабрьдә, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Депутатлар башта 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының төп социаль-икътисади үсеше күрсәткечләренә фаразлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов докладын тыңлады. Киләсе елда территориаль тулаем керем 47 млрд. сум тәшкил итәр дип фаразлана. Төп өлешне...

Дүшәмбе, 9 декабрьдә, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды.

Депутатлар башта 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының төп социаль-икътисади үсеше күрсәткечләренә фаразлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов докладын тыңлады.

Киләсе елда территориаль тулаем керем 47 млрд. сум тәшкил итәр дип фаразлана.

Төп өлешне файдалы казылмалар табудан керем алып торачак. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән тулаем керем 1,5 млрд. сум булыр дип көтелә.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе быел кече эшмәкәрлектән кергән салым барлык салымның 20 процентын тәшкил итүен ассызыклап, киләчәктә аны 25-30 процентка җиткерү бурычы куелуын белдерде. "2013-2016 елларга Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгын үстерү" программасы нигезендә өстәмә керем хисабыннан ел саен авылда бизнесны үтерүгә 3 млн.сумга якын акча бирү планлаштырылган.

Быел төрле дәүләт програмаларында катнашып яуланган 43 млн. сумлык грантлар да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен киләчәккә яхшы җирлек булып тора дигән фикердә Айдар Шәмсетдинов.

Районның социаль-икътисади үсеше дә, халыкның тормыш хәле дә бюджетның ничек формалашуына турыдан-туры бәйле. Утырышта 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының һәм Азнакай шәһәренең бюджетлары мәсьәләсе каралды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда муниципаль районның тулаем керем һәм чыгымнары - 1 096 964,3 мең сум, шәһәр бюджетының 92 460,3 мең сум тәшкил итәчәк.

Бюджетның иң зур күләмле керем чыганакларын оешмалар, физик затлар керемнәренә, табышка һәм мөлкәткә салымнар алып тора.

Иң күп чыгым исә мәгариф өлкәсенә юнәлдереләчәк. Киләсе елда бюджеттан аңа 858,5 млн. сум каралган. Бу - агымдагы ел белән чагыштырганда 28 процентка күбрәк.

Район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киләсе елда яңа мәктәп, спорт һәм башка мәдәни-социаль объектлар ачылачагын, шуңа күрә бюджет акчасын экономияләү һәм өстәмә керем чыганакларын табу кирәклеген әйтте.

Бюджет проектлары беренче укылышта кабул ителде.

2014 елда район һәм шәһәр Советларының эш планы белән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин таныштырды.

Утырышта шулай ук район Советының кайбер карарларына үзгәрешләр кертелде һәм расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда киләсе елның бюджет проекты каралды