Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча ярышлар узды

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район ветераннар советы ДОСААФның Азнакайдагы оешмасы белән берлектә кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча традицион ярыш оештырды. Өлкән яшьтәгеләр ел да көтеп ала торган "Ворошилов укчысы" дигән бәйге быел Азнакайның 9нчы урта мәктәбендә узды. Балалар ветераннарны, бәйрәмчә киенеп, матур бизәлгән фойеда музыка, җырлар, шигырьләр белән хөрмәтләп каршыладылар....

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район ветераннар советы ДОСААФның Азнакайдагы оешмасы белән берлектә кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча традицион ярыш оештырды.

Өлкән яшьтәгеләр ел да көтеп ала торган "Ворошилов укчысы" дигән бәйге быел Азнакайның 9нчы урта мәктәбендә узды. Балалар ветераннарны, бәйрәмчә киенеп, матур бизәлгән фойеда музыка, җырлар, шигырьләр белән хөрмәтләп каршыладылар.


Спорт залында 50дән артык ир-ат тантаналы парадка тезелде (тагын да күбрәк булыр дип көтелгән иде, җиде сугыш ветераны килә алмады: хәзер иң яше дә 87дә бит аларның). Элекке солдатларны бәйрәм белән җитәкчебез, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм ДОСААФның җирле оешмасы рәисе Гәрәй Хәмидуллин котлады. Ярышның баш хөкемдары Алмас Закиров үткәрү тәртибен аңлатканнан соң, бәйге башланып та китте.


Сугыш ветераннары арасында иң яхшы күрсәткечкә Иван Енин иреште. Фронт юлларын узган Шамил Усманов, Әхсән Хөсәенов, Әсгать Исмәгыйлов призлы урыннарны алдылар. Хезмәт ветераннары арасында Рәсүл Сәгъдиев, Рифгать Кәлимуллин, Индус Гәрәев, Зәйтүн Хәйдәров иң төз атучылар булып чыкты. Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләү церемониясен ярышны оештыручылар белән бергә район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәрде. Призлы урынга ирешә алмаганнар да мәхрүм калмады: алар "Дельфин" йөзү бассейнына ике көнлек бушлай билетка ия булды. Сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек!


Ярышта катнашучылар өчен мәктәп ашханәсендә әзерләнгән тәмле төшке аш һәм берсеннән-берсе талантлы укытучыларның, Уразайдан килгән "Сердәш" вокаль ансамбленең концерты һәркемнең күңеленә хуш килде, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.


Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары актлар залында һәм музей бүлмәсендә укучылар белән очраштылар, үзләре турында, сугыш турында сөйләделәр, күп итеп истәлеккә фотога төштеләр. Директор Алиса Шәкүрова җитәкләгән мәктәп коллективына кунакчыллыгы, өлкәннәргә хөрмәте өчен рәхмәт хисләре белән саубуллаштылар. Җиңүнең 70 еллыгына колачлы әзерлек барган чорда чын Батырлык дәресе булды бу!


Нәсимә КАМАЛИЕВА,

район ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кечкенә калибрлы винтовкадан ату буенча ярышлар узды