Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кайбер йортлар төзелеп бетсә дә, теркәлмәгән һәм рәсмиләштерелмәгән

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Урак-2014 кампаниясе барышы белән таныштырудан башлады. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 36 процентында урып-җыю эшләре башкарылган. Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына уҗым культураларын чәчә башлау бурычын куйды. ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Урак-2014 кампаниясе барышы белән таныштырудан башлады. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 36 процентында урып-җыю эшләре башкарылган. Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына уҗым культураларын чәчә башлау бурычын куйды.


ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге эшчәнлеге белән утырышта катнашучыларны бүлек җитәкчесе Рәмзия Шәйхулова таныштырды.

Агымдагы елда милек рәсмиләштерү буенча халыктан 5759 гариза кергән. Ул 2015 елның 1 мартыннан "Дача амнистиясе" законы гамәлдән чыгарылачагын искәртеп, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләрен эшчеләр арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды.Район башлыгы җирлегебездә төзелеп бетсә дә, теркәлмәгән йортлар барлыгын әйтеп узды.


- Газы, уты кергән, ә йорт теркәлү узмаган. Димәк хуҗалар салым да түләми дигән сүз. Ә андыйлар арасында җитәкче кешеләр дә бар, - диде Марсель Шәйдуллин һәм теркәлмәгән йортларны ачыклау буенча бу өлкәдә җаваплыларга юнәлешле эш алып барырга кушты.


Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрен чабу, юлларны төзекләндерү, мохтаҗларга мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм итүне хәл итү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кайбер йортлар төзелеп бетсә дә, теркәлмәгән һәм рәсмиләштерелмәгән