Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кары әз булса да, эше күп

Иртә көздән үк синоптиклар быелгы кышның башка еллар белән чагыштырганда гадәттән тыш салкын булачагы турында чаң каксалар да, безнең төбәкләргә ул әле һаман килеп җитә алмыйча, Себер киңлекләрендә адашып йөри, күрәсең. Югыйсә, кышның беренче ае - декабрьнең уртасы узып бара, ә чатнама суыклар урынына урамда октябрь җылысы, күңелне җилкендереп җемелдәп...

Иртә көздән үк синоптиклар быелгы кышның башка еллар белән чагыштырганда гадәттән тыш салкын булачагы турында чаң каксалар да, безнең төбәкләргә ул әле һаман килеп җитә алмыйча, Себер киңлекләрендә адашып йөри, күрәсең. Югыйсә, кышның беренче ае - декабрьнең уртасы узып бара, ә чатнама суыклар урынына урамда октябрь җылысы, күңелне җилкендереп җемелдәп торасы ап-ак кар көртләре урынына иртә-кич бозлавык, көндезләрен кара туфраклы кар боламыгы... Шушы вакыт җитеп, шәһәрне кардан-боздан чистарту белән шөгыльләнүче "МППБиО" муниципаль унитар предприятиесе махсус урынга бер генә машина да кар чыгармаган әле. Чөнки аның урамнан җыелганы Яңа ел бәйрәме уңаеннан парк-скверларда балалар өчен төзелүче Кар тауларына китеп бара икән.

-Кары әз булса да, аның эше күп, - ди әлеге оешма җитәкчесе Валерий Тимиряев. - Владимир Кондратьев җитәкләгән юл участогыннан 2 грейдер, эттергеч куелган 3 "КамАЗ" автомобиле, 1 тозлы ком сиптерү машинасы, тротуарларны чистартучы "МТЗ-82" тракторы һәр көнне иртәнге дүрттән эшкә чыга. Алар яңа яуган карны җыя, юлларның бозлавыклы урыннарына, борылмаларга химреагент сиптерә. Көндез урамнарны җыелган кардан арындырабыз.

Без килгәндә юл участогының Раиса Мороз җитәкчелегендәге бригада егетләре Сергей Шакиров, Равил Харисов, төягеч машинисты Фаил Гайнетдинов, "КамАЗ" шоферы Марат Гәрәев шәһәрнең Җиңү мәйданы тирәсендәге карны төяү белән мәшгуль иде (фотосурәттә).

-Җыелган карны, балаларга шуарга Кар тавы ясар өчен, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы "Яңа өйләнешүчеләр паркы"на илтәбез, ди бригадир. - Бу эшне анда безнең тәҗрибәле юл эшчеләребез Илсур Сәмигуллин белән Наил Шакиров башкара.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, төп вазифаи шөгыльләреннән тыш "МППБиО" предприятиесе эшчеләре быелгы Яңа елга хәзерлек эшләрендә дә актив катнашалар. Ишкәев паркындагы заманча итеп бизәлгән, төрле төстәге утлары балкып торган мәгърур чыршы коллективның шәһәр халкына бәйрәм бүләге!

Наил АБДУЛЛИН,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кары әз булса да, эше күп