Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Ишегалды бәйрәмнәре башланды

Җирлегебездә "Ишегалды бәйрәм"нәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы узган атнада "Универсал" торак-милекчеләре ширкәте идарәсенә караган Ленин урамы 4 һәм 6 нчы йортлар кварталында үтте. Күрше-тирә, шәһәрдәшләр, җирле җитәкчеләр белән очрашып-сөйләшү, теләк-фикерләрне җиткерү, гозерләрне белдерү өчен әлеге бәйрәмнәр менә дигән мөмкинлек тудыра. - Бер-беребез белән бик дус яшибез. Ширкәт хезмәткәрләре...

Җирлегебездә "Ишегалды бәйрәм"нәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы узган атнада "Универсал" торак-милекчеләре ширкәте идарәсенә караган Ленин урамы 4 һәм 6 нчы йортлар кварталында үтте. Күрше-тирә, шәһәрдәшләр, җирле җитәкчеләр белән очрашып-сөйләшү, теләк-фикерләрне җиткерү, гозерләрне белдерү өчен әлеге бәйрәмнәр менә дигән мөмкинлек тудыра.

- Бер-беребез белән бик дус яшибез. Ширкәт хезмәткәрләре ишегалларын гөлләр итеп тоталар. Күңел сөенеп туя алмый, - ди Әлфия апа.

- Квартал юлларын ремонтладылар, асфальт түшәделәр, йорт тирәләре, тротуарлар төзекләндерелде. Йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы һәрвакыт караулы, ялт итеп тора. Бездәге кебек ишегаллары бүтән юктыр ул! - дип шатлыгы белән уртаклаша Ленин урамы, 4 нче йортта яшәүче Асия Байбулатова.

Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда алма төшәр урын да калмаган дисәң дә ялгыш булмас. Барчасының йөзе шатлык белән тулган, күрше-күлән бер-берсен бәйрәм белән котлый.

Әйе, төзекләндерелгән йортың, ишегалдың булгач, бәйрәм итүе дә күңелле шул. Әнә, аш-су осталары пешергән сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып тора. "Ишегалды бәйрәме"нә күргәзмәгә биредә яшәүче осталарның нинди генә кул эшләре куелмаган?! Кемдер бәйләгән, чиккән, теккән, кемдер табигый байлыкларны эшкә җиккән...

Халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүзен төрле өлкәләрдә хезмәт куеп районның үсешенә зур өлеш керткән азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткереп башлады, алга таба да әлеге кварталда яшәүчеләрнең шулай дус-тату булып, тирә-юньне матурлап яшәвен теләде.

Марсель Зөфәр улы бүгенге бәйрәмне оештырган "Универсал" ширкәте идарәчелеге, аның рәисе Элеонора Алчинаның эшчәнлегенә югары бәя бирде, киләчәктә дә шулай кешеләр мәнфәгатен кайгыртуда игътибарлы, тынгысыз булырга чакырды.

Кичәдә иң күңелле мизгел йортка җаваплылар, балалар мәйданчыгы, төзелеш буенча активларны, ширкәт хезмәткәрләрен бүләкләү булгандыр. Тиешле хезмәт үз бәясен алырга тиеш. Бергә матур, үрнәк, озын-озак гомер итүче гаиләләр - Джемма һәм Назыйм Шакировлар, Рәшидә Фәтхелбаянова һәм Әзһәм Хәбибуллиннар, Сәйдә һәм Рәис Мөһитовларның урыны түрдән булды. Торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә лаеклы хезмәт куючылар, юбилярлар, иң өлкән яшьтәге кешеләр, яңа туган балалары булган гаиләләр дә игътибардан читтә калмады. Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышларына кушылып халык җырлады, биеде, көндәлек эш-мәшәкатьләрдән соң, олысы-кечесе ял итте, аралашты. Квартал төзеклеге өчен бөтен җаны-тәне белән янып йөрүче Миннәхмәт абый Шәйхетдинов сүзләре белән әйткәндә, киләчәктә дә шулай дус булып, матур итеп яшәргә язсын!

Таңсылу САНИЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре башланды