Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исергән кешеләр өчен "Приют" бер ел эшли

Узган ел Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлады. Үз эченә 10 койка-урынлы 3 бүлмәне алган учреждение район үзәк сырхауханәсе территориясендә урнашкан. Халык арасында "айныткыч" дип йөртелгән...

Узган ел Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлады.

Үз эченә 10 койка-урынлы 3 бүлмәне алган учреждение район үзәк сырхауханәсе территориясендә урнашкан. Халык арасында "айныткыч" дип йөртелгән учреждение ел башыннан 674 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта учреждение директоры Әнисә Зарипова белдерде. Бирегә эләгүчеләрнең күпчелеген 40-45 яшьлекләр тәшкил итсә дә, араларында яшьләр дә юк түгел. Бүгенге көндә район буенча 74 эчкече табиб-наркологта исәптә тора. Аларның 30 проценты - хатын-кыз! Район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмаларны да эчүчелек, наркомания белән көрәшкә чакырды.


- Эчкечелек - ул фаҗига. Бүгенге көндә халык арасында аңлату эшләре алып бару мәҗбүри. Әлеге тискәре күренешләргә нәфрәт тудырырга кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исергән кешеләр өчен "Приют" бер ел эшли