Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек урманчылар үз кардәшен үтергән һәм агачлар арасына күмеп куйган

Көзнең салкын бер көне була ул. Урманда шакы-шокы балта, пычкы тавышлары яңгырап тора. Корыган агачлар шартлап сынган тавыштан кошлар да куркып кисәк күккә күтәрелә. Көн буе эшләп арыган урманчылар бригадасы кич кырын ялга туктый. Вагондагы аш өстәленә аракы да менеп кунаклый. Шактый гына салып алган өч ир-егет арасында бермәлне бәхәс...

Көзнең салкын бер көне була ул. Урманда шакы-шокы балта, пычкы тавышлары яңгырап тора. Корыган агачлар шартлап сынган тавыштан кошлар да куркып кисәк күккә күтәрелә. Көн буе эшләп арыган урманчылар бригадасы кич кырын ялга туктый. Вагондагы аш өстәленә аракы да менеп кунаклый.

Шактый гына салып алган өч ир-егет арасында бермәлне бәхәс куба. Катышов (исемнәр билгеле сәбәпләр белән үзгәртелде) Степановны тукмый башлый, соңыннан билгеле булганча, күкрәгенә, бите, муен тирәсенә 12 тапкыр суга. Тегесе дә карап кына тормый билгеле, тәмам чыгырыннан чыгып, юан таяк ала да үзенә ташланучының башына, тәненә кизәнә, ул да уннан артык сугып өлгерә. Көчле кыйналудан җиргә ауган Степанов сулыш алмый башлый. Шешәдәше аны ничек кенә аңга китерергә тырышса да, файдасыз була.

Ул аның йөрәге типмәвен шәйләп ала. "Үлде" дип, гәүдәсен вагоннан ыргыта. Шмырев та аңа ярдәмгә килә. Бик озак эзләгәч пычак табып ала һәм аның белән тынсыз яткан Степановның күкрәгенә, муенына - барсы 5 мәртәбә кадый. Инде "тәмам үлде"гә санап, аның гәүдәсеннән котылу ягын карыйлар. Урман эченә сөйрәп алып китеп, яндыруда була исәпләре. Өстенә бензин, май сибәләр, коры ботаклар ыргыталар да ут төртәләр.

Әмма гәүдә янмый. Шул чагында Шмырев аны күмәргә кирәк дигән фикергә килә. Урман кисүчеләрнең берсенә мәетне күмәргә куша, тыңламаган очракта, үзен дә шундый язмыш көтәчәген кисәтә. Тегесенең әмерне үтәүдән башка чарасы калмый. Шомлы, "канлы" төн әнә шулай уза. Ә иртәгәсен инде урманчылар янына полиция килә...


Алты ай барган тикшерүдән соң җан кыючылар хөкем каршына баса. Җинаять эшен бөтен нечкәлекләре белән тикшергән, анализлаганнан соң, суд аларның аңлы рәвештә кеше тормышына куркыныч тудырган зыян салуын, саксызлык аркасында аның үлемгә китерүен тулысынча исбатлый. Суд утырышында Шмырев һәм Катышов үзләрен бик ярсу, ачулы тота. Әле яши генә башлаган бу ир-егетләрнең тормышлары әнә шулай бөтенләй тискәре, яман юлга борылыш алуы бик тә кызганыч.

Аларда әз булса да кешелеклелек, намус сакланып калгандыр бәлки, дигән өмет туа. Хөкем карарын укыганда башлары инде түбән төшкән, кылган гамәлләрен аңларлык дәрәҗәгә җиткән кебек иделәр. Алда нинди язмыш көтә? Ансы да уйландырмый калмагандыр...


Аларның берсе җинаять җәзасын гомуми режимдагы, икенчесе каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Кем әйтмешли, дошманыңа да күрергә язмасын...

Маргарита Калиниченко,

Азнакай шәһәр судының матбугат сәркәтибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек урманчылар үз кардәшен үтергән һәм агачлар арасына күмеп куйган