Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек шоферлар 30 мең сум штрафка тартылды

Узган ел гамәлгә кертелгән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр барлык азнакайлылар тарафыннан да хупланды, кагыйдәләр үтәлә, дип әйтә алмыйбыз әле. Гәрчә, аларны бозучыларга штраф-таләпләр шактый саллы булса да. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә җәза кырысланды, шуңа карамастан, мондый очраклар еш булгалый. Гыйнвар аенда җәмгыяви судьялар тарафыннан каралган шундый...

Узган ел гамәлгә кертелгән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр барлык азнакайлылар тарафыннан да хупланды, кагыйдәләр үтәлә, дип әйтә алмыйбыз әле. Гәрчә, аларны бозучыларга штраф-таләпләр шактый саллы булса да.

Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә җәза кырысланды, шуңа карамастан, мондый очраклар еш булгалый. Гыйнвар аенда җәмгыяви судьялар тарафыннан каралган шундый берничә эшкә генә күз салыйк.

Сәпәй авылында яшәүче Х., күрәсең, "очрамаслар, тотмаслар әле", дип үз-үзенә шулкадәр ышанган һәм көпә-көндез эчкән килеш машинасына утырган. Шәһәр урамында аны ЮХИДИ инспекторлары тиз эләктереп ала. Шунда ук беркетмә дә төзиләр. Әмма сәрхүш шоферның бер дә бирешәсе килми, "эчмәдем", дип һаман үзенекен тәкрарлый.

Инспекторлар белән уртак тел табарга тырышу файдасыз, мондый хәсрәт шоферлар аларның инде "авырткан җире"нә әверелгән. "Юл халәкәтләренең күбесе нәкъ менә шул исереклек аркасында кылына", - ди алар. Пүнәтәйләр алдында алкотестерга өреп, аның күрсәткечен караганнан соң, Х.ның ризалашмый җае калмый. Инспекторлар аңа "Юл йөрү кагыйдәләре"нең 2.7 пункты нигезендә транспорт чарасы белән эчкән килеш идарә итүнең катгый тыелуын аңлата.

2 нче суд участогы җәмгыяви судьясы әлеге эшне караганда, закон буенча аның бөтен төр ягын (хокук бозуның характерын, хокук тәртибе бозучының шәхесен, административ җаваплылыкны йомшартучы хәл - аның гаебен тулысынча тануын, элек җәзага тартылмаган булуын) искә алып, 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Менә бит, эчеп руль артына утыруның гаилә бюджетына никадәр зыяны! Ел ярым җәяү тәпиләгәндә бу хакта гаилә хуҗасы бер генә уйланмас әле, үкенер дә, соң булыр...

Ә менә шәһәрдәшебез А. башкалага барып тәртип бозып кайта. Хәл болай була. Казанның К.Маркс урамыннан барганда ул ни уйлаптыр рульне янәшәсендә утырган исерек С.ка бирә. Юлда хәрәкәт иткән машиналарны туктатып, инспекторлар аларны һәм хуҗаларын, кем әйтмешли, баштанаяк тикшереп чыга.

"Йөзләгән авто­мо­биль­ арасында күрмәсләр әле", - дип ышануның бу очракта да урынсыз булуы дәлилләнә. Полиция экипажы машинаны туктатуга ук рульдәгенең исерек булуын шәйләп ала. А.га административ хокук бозуы турында аңлатыла.

Азнакай районының 3 нче участогы җәмгыяви судында аның эше каралып, гаебе тулысынча расланды һәм ул 30 мең сум штрафка тартылды, бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Райондашларыбыз шунсын да онытмасын иде: икенче тапкыр эләгәсең икән, җәяү йөрү вакыты 3 елга сузыла, штраф исә 50 мең сумга җитә. Исерек килеш йөрү ай-һай кесәгә нык суга. Җит­мәсә, зиһенгә дә: "права"сын бер елдан артыграк вакытка алдырган кешеләргә яңадан руль артына утырыр алдыннан имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек шоферлар 30 мең сум штрафка тартылды