Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда иртә йөклелек темасына сөйләшү узды

Яңа туган балаларыннан баш тартучы аналар бар. Гадәттә андый балалар уртак мәхәббәт җимеше түгел, ә очраклы мөнәсәбәтләр аркасында дөньяга килгән була. "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре әлеге юнәлештә профилактика буенча программа эшләделәр. Аның кысаларында ведомствоара патронажда торучы әниләр һәм аларның кызлары белән иртә йөклелек һәм балигъ...

Яңа туган балаларыннан баш тартучы аналар бар.

Гадәттә андый балалар уртак мәхәббәт җимеше түгел, ә очраклы мөнәсәбәтләр аркасында дөньяга килгән була.

"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре әлеге юнәлештә профилактика буенча программа эшләделәр.

Аның кысаларында ведомствоара патронажда торучы әниләр һәм аларның кызлары белән иртә йөклелек һәм балигъ булмаганнарга карата каты мөгамәлә темасына сөйләшү уздырдылар.

Җәйге каникул чорында яшүсмерләр күп вакытларын урамда төрле компанияләрдә үткәрүчән, гадәттә анда өлкән ир-егетләр дә була.

Белгечләр җенси көчләү корбаны булудан ничек сакланырга кирәклеген аңлаттылар, әниләргә кызларына игътибарлы булырга, аларны һәрчак күз уңында тотарга киңәш бирделәр.


Раушания Гайфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда иртә йөклелек темасына сөйләшү узды