Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ирдән аерылган хатынны йорттан фатирга чыгарылды

Гражданнарны торак йортларыннан чыгару бүгенге көндә иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Мондый очраклар бик сирәк һәм суд карары нигезендә генә башкарыла. Кызганычка каршы, соңгы вакытта, бер гаилә әгъзасының икенчесен торактан чыгару очраклары да ешайды. И. үзенең элеккеге тормыш иптәшен торак йорттан чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итә. Бергә яшәгәндә булдырылган...

Гражданнарны торак йортларыннан чыгару бүгенге көндә иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Мондый очраклар бик сирәк һәм суд карары нигезендә генә башкарыла. Кызганычка каршы, соңгы вакытта, бер гаилә әгъзасының икенчесен торактан чыгару очраклары да ешайды.


И. үзенең элеккеге тормыш иптәшен торак йорттан чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итә. Бергә яшәгәндә булдырылган уртак милекне бүлгәндә ир хатынына ике бүлмәле фатир алып бирергә, ә хатыны бәхәсле йорттан китәргә тиеш була. Әлеге килешү суд тарафыннан раслана. Дәгъвачы ике бүлмәле фатир сатып алып, элеккеге тормыш иптәшенә рәсмиләштерә. Әмма соңгысы бәхәсле йорттан китүдән баш тарта.


РФ Торак кодексының 31 маддәсе 4 бүлекчәсе нигезендә йорт хуҗасы белән гаилә мөнәсәбәтләре туктатылган очракта хуҗаның элеккеге гаилә әгъзасының бу йорт белән файдалану хокукы сакланмый, әгәр дә башка килешүләр булмаса.


Бу очракта йорт хуҗасының элекке тормыш иптәшенә ике бүлмәле фатир алып бирүе турында килешү бар. Димәк, бу хатынның бәхәсле йорттан файдалану хокукы юк. Йорт хуҗасының дәгъвасы законлы һәм ул канәгатьләндерелергә тиеш.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ирдән аерылган хатынны йорттан фатирга чыгарылды