Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җил–давылдан каза күрүчеләр ярдәмсез калмады

Нәрсә дип кенә сөйләмәсеннәр, кешелекнең табигатьнең көйсезлегенә каршы тора алганы юк әле. Узган ялларда булган хәлләр дә әнә шул хакта кисәтә. 10 майда кич белән район территориясендә җил-давыл, яңгыр булып узды. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туды: Чубар Абдул авылында мәдәният йорты һәм җирле үзидарә Советы биналарының һәм егермегә...

Нәрсә дип кенә сөйләмәсеннәр, кешелекнең табигатьнең көйсезлегенә каршы тора алганы юк әле. Узган ялларда булган хәлләр дә әнә шул хакта кисәтә.
10 майда кич белән район территориясендә җил-давыл, яңгыр булып узды. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туды: Чубар Абдул авылында мәдәният йорты һәм җирле үзидарә Советы биналарының һәм егермегә якын торак йортның түбәсе зыян күрде. Сарлыда көчле җил-давыл нәтиҗәсендә ферма, дүрт өй түбәсенә җитди зыян килде.
-11 май көнне Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге иртәнге якта ук район гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын саклау комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздыру турындагы карарга килде. Җил-давыл китереп чыгарган күңелсез хәлләрне бетерү өчен төрле чаралар күрелде. Төштән соң йортларның, биналарның түбәләрен ябу өчен материаллар бүленде һәм төзекләндерү буенча эшләр башланды. Ялгыз, ярдәмчесе булмаган өлкәннәргә ремонт эшләрендә осталар булышты, - ди районның 87 нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярдәмсез калмадылар