Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда III кышкы спартакиадада Тымытык авыл җирлеге спортчылары җиңү яулады

Азнакай муниципаль район авыл яшьләренең инде традициягә кереп киткән III кышкы спартакиадасы быел Кәкре Елга авыл җирлегендә узды. Яшьләр бәйгесенең беренчесе моннан нәкъ өч ел элек, 23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, Тымытык авылында үткәрелгән иде. Эстафетаны алардан әсәйлеләр кабул итте. Ул еллардагы спартакиадаларда 400-500 тирәсе кеше генә катнашкан...

Азнакай муниципаль район авыл яшьләренең инде традициягә кереп киткән III кышкы спартакиадасы быел Кәкре Елга авыл җирлегендә узды.

Яшьләр бәйгесенең беренчесе моннан нәкъ өч ел элек, 23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан, Тымытык авылында үткәрелгән иде. Эстафетаны алардан әсәйлеләр кабул итте. Ул еллардагы спартакиадаларда 400-500 тирәсе кеше генә катнашкан булса, быелгы ярышларга үз авыл җирлекләре данын якларга 800 гә якын спорт сөюче килде.

...Сәгать телләре нәкъ иртәнге 10 ны - ел буена көтелгән дулкынландыргыч мизгел - тантананың башлану вакытын күрсәтә. Тигез сафларга тезелгән 27 команда (шуларның берсе - Актүбә бистәсенеке, конкурстан тыш катнаша) спортчыларын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламли.

-Безнең район - спортны чынлап сөючеләр төбәге. Авыл яшьләре арасында шушындый спартакиадалар уздыру үзенең кирәклелеген дәлилләргә өлгерде дә инде, - диде ул. - Бер яктан, бу авылда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булса, икенче яктан - авыл халкын, яшьләрне үзара очраштыру, аралаштыру, дуслаштыру урыны булып та тора. Монда көчлеләрнең дә көчлесе ачыклана. Быелгы спартакиаданың илебез спортчыларына зур җиңүләр китергән Сочи Олимпиадасы белән туры килүе үзе бер тирән мәгънәгә ия. Сез дә, 30 градуслы чатнама суык дип куркып тормагансыз, ярышырга, көч сынашырга, авылыгыз данын якларга килгәнсез. Рәхмәт сезгә, уңышлар юлдаш булсын!

Яшьләр арасында спортны пропагандалауга лаеклы өлешләрен кертүчеләрне район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләгәннән, Кәкре Елга авыл җирлегендә хуҗалык эшләре алып баручы "Марс" җәмгыяте директоры Рамил Зарипов кунакларны тәбрикләгәннән соң, ярышларның баш хөкемдары Илшат Сәфиуллин аны уздыру шартлары белән таныштырды.

Спартакиаданың ачылуын белдереп Россия, Татарстан, Азнакай районы флаглары күтәрелде, ярышларның башлануы турында игълан ителде. Шуннан соң яшьләр быелгы ярышларның 12 төре - армспорт, гер күтәрү, бау тартышу, мылтыктан ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, хоккей, утын кисү, ат җигү, ат тугару, чаңгыда узышу буенча узасы мәйданнарга, трасса, корт, биналарга таралышты.

Татарстанның Атказанган механизаторы, кышкы чорда терлекчелек фермасы мөдире вазифаларын башкаручы, чын мәгънәсендә хуҗалык тоткасы, ир асылы Илмир Гарипов белән без мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта узган кул пычкысы ярдәмендә бүрәнә кисү, шуннан ерак түгел генә ат җигү, тугару ярышларын карап йөрибез. Малайлыктан егетлеккә күчеп азапланган заманда үз кулларым белән бөтен нечкәлекләрен белеп башкарган, бүген инде авыл кешесе өчен дә экзотикага әйләнә башлаган әлеге гамәлләр күңелдә балачак хатирәләрен яңарта, бүгенге көн, яшәешебез өчен канәгатьлек, горурлык хисләрен уята. Әңгәмәдәшем, замандашым Илмир да шул турыда уйлана икән.

-Авыл халкының электән килгән гадәти шәгыле булган, инде онытыла барган әлеге эшләрне заманча ярышлар рәтенә күтәреп бик дөрес эшләгәннәр оештыручылар. Гомумән, уракка төшкәнче авыл яшьләренең җәйге спартакиадасын уздыру, аларны ешрак очраштыру, таныштыру, дуслаштыруны кирәк саныйм, - ди ул.

Мәдәният йорты сәхнәсендә милли көрәш кызганнан-кыза бара. Теләктәшлек белдерергә килгән Кәкре Елга халкы, кунаклар белән зал шыгрым тулган. Бу вакытта урта мәктәп бинасында кул көрәштерү, өстәл уеннары уза, хоккей кортында беренче өч урын өчен ярышлар бара. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, бу көнне биредә район администрациясе һәм Урсай авылы хоккей командалары да үзара көч сынашты.

...Көн озынына сузылган ярышлар, ниһаять, тәмамланды. Баш хөкемдар аның йомгакларын игълан итә. Барлык уеннарда җыелган гомуми балл нәтиҗәләре буенча өченче ел рәттән инде мактау пьедесталенең беренче баскычына Тымытык авыл җирлеге спортчылары күтәрелде. Әсәйлеләр икенче, урсайлылар өченче урынга лаек булды. Хуҗалар - Кәкре Елга авылы спортчылары, дүртенче урында.

Җиңү яулаган авыл командаларына 500 мең, 400 мең, 300 мең, 200 мең сум, конкурстан тыш катнашкан Актүбә бистәсе уенчыларына 200 мең сумлык сертификат тапшырылды. Спорт төрләре буенча шәхси беренчелектә җиңүчеләрнең һәрберсе 1000, икенче һәм өченче урынга чыгучылар 800 һәм 500 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Спартакиада ярышларында призлы урын ала алмаган, әмма җиңүгә омтылган авыл җирлекләре командаларының барысына да, кирәкле спорт җиһазлары сатып алу өчен, 100 әр мең сумлык сетрификат бирелде.

Наил АБДУЛЛИН,

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда III кышкы спартакиадада Тымытык авыл җирлеге спортчылары җиңү яулады