Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе старт алды

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе уздырыла. Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау, алар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү әлеге чараның төп максаты булып тора. Район ЮХИДИ бүлеге юл аша дөрес чыгуга юнәлдерелгән "Куркынычсыз зебра", бала утыртып барган транспортта автокреслолар белән тәэмин ителешне тикшерү буенча...

15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе уздырыла.

Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау, алар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү әлеге чараның төп максаты булып тора.

Район ЮХИДИ бүлеге юл аша дөрес чыгуга юнәлдерелгән "Куркынычсыз зебра", бала утыртып барган транспортта автокреслолар белән тәэмин ителешне тикшерү буенча "Балага - махсус кресло!", "Әдәпле йөртүче" кебек акцияләр үткәрәчәк.

"Игътибар - балалар!" республикакүләм чарасы "Шлем - барысына да баш" Бөтенроссия проекты барган вакытка туры килә, анысы исә 29 июльдән 15 сентябрьгә кадәр дәвам иттерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе старт алды