Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Иделкәем” балалар үзешчән театр коллективлары конкурсының зона туры узды

Олуг сәхнәгә юл кечкенәдән башлана. "Иделкәем" балалар үзешчән театр коллективлары конкурсының Азнакайда узган зона туры да нәкъ шуңа ишарәләде. Ике көн дәвамында барган бәйгедә күпме яңа сәләтләр ачылды, кемнәрдер үзенең булачак һөнәренә беренче адымны ясады. Бүгенге әңгәмәбез татар театрының киләчәге, "Иделкәем" конкурсы һәм аннан алган тәэсирләр хакында. Камил Саттаров, традицион...

Олуг сәхнәгә юл кечкенәдән башлана. "Иделкәем" балалар үзешчән театр коллективлары конкурсының Азнакайда узган зона туры да нәкъ шуңа ишарәләде. Ике көн дәвамында барган бәйгедә күпме яңа сәләтләр ачылды, кемнәрдер үзенең булачак һөнәренә беренче адымны ясады. Бүгенге әңгәмәбез татар театрының киләчәге, "Иделкәем" конкурсы һәм аннан алган тәэсирләр хакында.

Камил Саттаров, традицион мәдәниятны үстерү республика үзәгенең театр жанры буенча баш белгече, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер:
- Республикабыз театраль дип әйтә алабыз. Зурлардан кала, бездә 300 дән артык балалар, яшүсмерләр һәм курчак театры коллективлары бар. Бу конкурс башта "Алтын битлек" исеме белән Яр Чаллыда узды. Әти-әниләр соравы буенча без аны Казанда оештыра башладык һәм драматурглар белән киңәшеп, "Иделкәем" дип атадык. Ул "Идел-йорт" фестивале кысаларында ундүртенче тапкыр үткәрелә. Елдан-ел катнашучылар саны арта, репертуар матурлана бара. Шушы дәвердә менә дигән курчак театрлары барлыкка килде.

Быел Азнакай зонасында унбер коллектив чыгыш ясады, шуның бишесе, һичшиксез, финалга узарлык. Азнакай "Тылсым" театр студиясенең "Әкият арты әкият" спектакле чыгышын бик ошаттым. Шулай ук 7 нче мәктәп, Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы театр коллективлары да мактауга лаек. Безгә милләтне, телне саклау бурыч итеп куелган. Азнакайлылырга һәрчак рәхмәтле булдым. Урамнарына татар исемнәре кушылган, татарча сөйләшәләр.

Маис Вәлиев исеме мәңгеләштерелгәнгә шатмын, аның белән бергә гастрольләрдә күп йөрдем, бик яхшы артист иде. Азнакай халык театрын Касыйм Еникеевтан башлап бүгенге көнгәчә театр җанлы режиссерлар җитәкләде. Алар театрны тоттылар, Азнакайның данын күтәрделәр. Аларга лаеклы алмаш үсеп килә.

Зөлхия Миннеханова, "Тылсым" театр студиясе җитәкчесе, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре:
- Смотр балаларга этәргеч бирә, үзләрен күрсәтәләр, башкалар белән чагыштырып карыйлар. Тылсымлылар бөтен спектакльләрне тамаша кылдылар, сәхнә артына менеп, яшьтәшләре белән аралаштылар, бер-берсенең адресларын алыштылар. Балалар театры өчен бер кыенлык бар - ул репертуар кытлыгы. Мин эзләндем-эзләндем дә, үземнең элекке язган сценарийларны яңартырга булдым. Балалар бит әкият ярата, аннан ул фантазиягө мөмкинлек бирә. Студиябез алтынчы елын эшли. Бәйгеләрдә еш катнашабыз, яулаган үрләребез дә җитәрлек.


Азат Галимов, Азнакай халык театры режиссеры ярдәмчесе, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре:
- Без нефть төбәге районнары коллективлары чыгышын карадык. Бертөрле шатлык кичереп утырдым. Үзебезнең татар балалары саф татар телендә матур итеп уйнадылар. "Иделкәем" конкурсының максаты да театр аша ана телебезне, мәдәниятыбызны үстерү бит.

Лиана Сабирҗанова:
- Мин Азнакай гимназиясендә 8 нче сыйныфта укыйм. Менә биш ел инде "Тылсым" театр студиясенә йөрим. Биредә сәхнәдә үз-үземне тотарга, сәхнә хәрәкәтенә, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәндем. Зөлхия апа икенче әниебез кебек, репетицияләргә сагынып киләбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Киләчәктә артистка булу турында хыялланам. Мондый бәйгеләрдә үзебезне сынап карыйбыз, башкалардан үрнәк алабыз, яңа дуслар табабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Иделкђем” балалар њзешчђн театр коллективлары конкурсыныћ зона туры узды