Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда иҗатка юл алган Гөлнара Галиуллина белән Руслан Латыйпов күргәзмәсе «Эрмитаж-Казан» үзәгендә

Икесе дә Азнакайда туып-үсеп, иҗатка шуннан юл алган ирле-хатынлы рәссамнар Руслан Латыйпов белән Гөлнара Галиуллинаның Кремльнең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ай дәвамында үзе бер унисон булып «яңгыраган» күргәзмәләре тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Нигездә, парлы-парлы сыннардан торган экспозициянең гармония, мәхәббәт хисләре белән сугарылуы бәхәссез. Яз башы белән старт алган «Гашыйклар көймәсе»нә (күргәзмә шулай...

Икесе дә Азнакайда туып-үсеп, иҗатка шуннан юл алган ирле-хатынлы рәссамнар Руслан Латыйпов белән Гөлнара Галиуллинаның Кремльнең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ай дәвамында үзе бер унисон булып «яңгыраган» күргәзмәләре тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Нигездә, парлы-парлы сыннардан торган экспозициянең гармония, мәхәббәт хисләре белән сугарылуы бәхәссез. Яз башы белән старт алган «Гашыйклар көймәсе»нә (күргәзмә шулай атала) алга таба да җил гел уңай килеп торуын гына телисекала.


Гөлнара Галиуллина- КДПИның мехматын, Руслан Латыйпов исә Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә бу иҗади пар берсен-берсе тулыландырып эш итә. Гөлнара, булачак сыннарны әвәләп, аларга форма биреп, образлар тудырса, Руслан шуларны материалга күчерә. Шунысы кызык, эш барышында зиһенен «тугарып», бары кулларына гына ирек куюын гел әйтә килә Гөлнара. «Нәрсә килеп чыгасын тәгаен генә үзем дә белмим. Кулымны ниндидер илаһи көч үзе йөртә. Кайчагында әвәләнгән форманы, ни өчен шулай кирәклеген белештермичә, пычак белән икегә ярам. Нигә шулай эшләгәнемне соңыннан гына күрәм. Миңа кирәкле әйбер шунда яшеренгән була», - ди ул. Ягъни сынчы үзе күзаллаган сынны турыдан-туры ясарга тотынмый, ул, билгеле бер форманы трансформацияләп 40ка төрләндереп, үзгәртеп ясый торгач «килеп чыгалар». Аларның һич көтмәгән-уйламаган яктан пәйда булуларына ул үзе дә хәйран кала күп вакыт. Әйтик, әнә парлы песиләре баштарак мәлдә нәкъ Мисырның саклану символы булып саналган кондызга охшаган булалар. Шуларның эчен алып әвәли торгач, күзгә күренеп песи кыяфәтенә керә алар. Шул рәвешле, тагын бер яңа әйбер килеп чыкканчы, форманы гел үзгәртеп тора. Үз-үзеңә: «Җитте, тукта!» - дигән әмерне бирү вакытын да эчке тоемлау үзе сизә, күрәсең. Менә шулай, җан кушканча эшли рәссам. Һәм иҗатчыга бу бик мөһим, ди ул.
Шул ук вакытта алар һәркайсы үз алдына, мөстәкыйль рәвештә дә, төрле юнәлештә иҗат итәрдәй рәссамнар. Руслан иҗатының башлангыч чорында картиналар эшләде. Чаллыда, Казанда, Азнакайда һәм Бөгелмәдә шәхси күргәзмәләр уздырган, күмәк күргәзмәләрдә катнашкан рәссам. Дизайнер эше - иҗатының икенче юнәлеше. Ул монда да стильләштерелгән әллә нинди образлар уйлап таба тора. Гөлнара ханым исә - журналистика өлкәсендә дә, костюмнар бәйгесендә дә, фитодизайнда да үзен сынап караган, заманында призлы урыннар яулаган иҗатчы.
Күргәзмәне ачканда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева рәссамнар, күргәзмә белән таныштырып, «Гашыйклар көймәсе»нең гадәти проект булмавына басым ясаган иде.
- Бәлкем, әле бу күргәзмә заманча сәнгатьне Кремльдә активрак тәкъдим итә башлауга нигез дә салыр. Безнең Кремльдә чын-чынлап классик әсәрләр бар. Алар тирәсендә инде ниндидер бәхәс булу мөмкин түгел, чөнки аларга бәһане вакыт үзе куйган. Менә шул саллы классик эшләр эргәсендә сәнгать, иҗатчылар язмышы турында гәп куертырлык, иҗат күгендә бүген ниләр бар, нинди сәнгать әсәрләре туа, вакыйга буларак кабул итәрдәй эшләр языламы, дип сөйләшергә форсат бирерлек эшләр булуын да телибез, - дип белдергән иде ул.
Бу очракта ниндидер бәһа бирү, чүпне чүбектән аерырлык мисаллар китереп аңлату күргәзмәне оештыручыларның үзмаксаты түгел иде. Әлбәттә, Кремльгә кадәр үтеп керерлек эшләр мәгънәсез, төссез була алмый. Ул эшләүче остадан да, караучыдан да бары яңа фикер генә даулый ала. Экспозициянең үзәген тәшкил иткән «Тормыш агачы»н аласыңмы, яки судан ярга чыккан «Эволюция»неме, үзе бер шәкелне тәшкил итәрлек фәрештәләрне яки үзе бер могҗиза булып тоелган «Патша балык»ны, яисә үзенчәлекле милли сувенирларны аласыңмы - һәркайсы әйләнә-әйләнә өйрәнеп, кызыксынып карарлык эшләр. Үз югарылыгыннан, үз калкулыгыннан торып, теләсәң - сокланасың, теләсәң - бәхәскә керәсең. Моннан элек Петербургта узган бәйгеләрнең берсендә югарыда телгә алынган «балык»ны сынчы, фәлсәфә фәннәре кандидаты Эдуард Барсеков та югары бәяли. Кемдер аны нәкъ менә су стихиясе символы буларак кабул итсә, кемгәдер ул кытай, һинд стилендәге корылманы хәтерләтергә мөмкин. Әлеге циклның Гөлнара ике яшьлек кечкенә кызы Майя белән Һиндстанда яшәп кайтканнан соң тууы да очраклы түгел. «Ашрамнарга кергәндә, кулымдагы үзем эшләгән сызымнарымны күрсәтә идем. Ул үзенә күрә бер серле таяк кебек тәэсир итә иде андагыларга», - дип, Гөлнараның иҗат кешесенә булган хөрмәт турында сөйләгәннәре әле дә истә.
* * *
Баштанаяк иҗат белән яшәүче бу гаиләдә янә бер рәссам үсеп килә. Май аенда туганга Майя булган ул кыз кулыннан каләмен төшермичә рәсем ясый торганнардан. Аның анда үз дөньясы, үз танышлары, үз фәлсәфәсе. Балалар өчен республикада чыга торган газета-журналларда эшләре ялтырап-ялтырап китә аның да. Иҗади мохиттә үсеп килүче бала чын-чынлап әти-әнисенең үкчәсенә басып бара. Болай булса, нефть төбәге булган Азнакайдан тагын бер рәссам чыгачак.


Расиха ФӘИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда иҗатка юл алган Гөлнара Галиуллина белән Руслан Латыйпов күргәзмәсе «ЭрмитажКазан» үзәгенд...