Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда иң популяр журналистны сайлаячаклар

Дөнья,ил, кала, районыбыз вакыйгаларына, икенче төрле әйткәндә, ил-көн хәбәрләренә битараф булган бер генә кешене дә табып булмастыр бүген, мөгаен. Шулай булгач, яшәебезне массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Үзебезнең муниципаль районда гына да аларның бар төре дә гөрләп эшләп килә. Һәркемнең үз аудиториясе: кемдер "Маяк" килгәнен түземсезлек белән...

Дөнья,ил, кала, районыбыз вакыйгаларына, икенче төрле әйткәндә, ил-көн хәбәрләренә битараф булган бер генә кешене дә табып булмастыр бүген, мөгаен.

Шулай булгач, яшәебезне массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Үзебезнең муниципаль районда гына да аларның бар төре дә гөрләп эшләп килә. Һәркемнең үз аудиториясе: кемдер "Маяк" килгәнен түземсезлек белән көтеп алса, икенче берәү җирле яңалыкларны зәңгәр экраннар аша карарга күнеккән, ә өченчеләр исә инде менә бер ел дәвамында чыгып килүче Азнакай радиосы тапшыруларын үз итеп өлгергән.

Шул ук вакыта җирлегебездә ничәмә сайт та бар. Һәркем бүген һәр журналистның исемен дә яхшы белә дисәк һич ялгыш булмастыр. Шулай да алар арасында иң популяры, ягъни иң билелесе кем икән соң?

Шуны ачыклау максатында без, "Маяк" редакциясе Татарстан журналистлар берлегенең Азнакай бүлекчәсе Һәм Азнакай район Советы белән берлектә "Иң популяр Азнакай журналисты" дигән бәйге игълан итәргә булдык. Анда җирле матбугат чараларының, җитәкчеләреннән кала, һәр журналисты катнаша ала.

Моның өчен "Маяк" редакциясенә үзең турында кыскача белешмә, фотосүрәтеңне китерү, яки газетаның электрон адресы аша 14 апрельга кадәр җибәрү җитә.

Старт 15 енче апрельдә биреләчәк. Җиңүче www.aznakaevo-rt.ru (+16) сайтында тавыш бирүләр нәтиҗәсендә билгеләнәчәк. Тавыш бирү 19 майга кадәр дәвам итеп, җиңүчеләрне бүләкләү май аеның өченче декадасында, тантаналы шартларда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда иң популяр журналистны сайлаячаклар