Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәйриячелеккә иң зур өлеш кертүчеләрнең исемнәрен әйттеләр

Дөнья шулай яратылган: арада муллыкта, байлыкта, сау-сәламәт гомер итүчеләр дә, очын-очка ялгап, төрле чирләргә тарып яшәүчеләр дә бар. Язмышны беркем дә сайлап алмый һәм иртәгә бәла минем ишекне какмас дип әйтә торган түгел. Тормыш авырлыклары алдында калган райондашларыбызга ярдәм кулы сузучылар бармы? Гомумән, районда хәйрия эшчәнлеге нинди югарылыкта? Район башкарма...

Дөнья шулай яратылган: арада муллыкта, байлыкта, сау-сәламәт гомер итүчеләр дә, очын-очка ялгап, төрле чирләргә тарып яшәүчеләр дә бар. Язмышны беркем дә сайлап алмый һәм иртәгә бәла минем ишекне какмас дип әйтә торган түгел.

Тормыш авырлыклары алдында калган райондашларыбызга ярдәм кулы сузучылар бармы? Гомумән, районда хәйрия эшчәнлеге нинди югарылыкта? Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта.

- Узган ел хәйриячелек буенча нинди чаралар үткәрелде?

- Хәйриячелек - ул киң төшенчә. Монда матди ярдәмне генә күздә тоту урынлы булмас иде. Инвалидлар, ятим балалар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр өчен оештырылган Сабан туйларын, спорт уеннарын, тематик кичәләрне генә алсак та, алардан күпме рухи байлык, күңел күтәренкелеге алып кайталар! Узган ел район үзәк китапханәсендә ачылган тефлоүзәк күз күреме буенча инвалидларга Интернет челтәренә чыгарга, мәдәни мираска якынаерга, үзара аралашып яшәргә мөмкинлек бирде.

- Ә матди ярдәмгә килгәндә?

-Узган ел 17440 кешегә 28 млн сумнан артык матди ярдәм күрсәтелде. Алар арасында күп балалы, бер генә ата-аналы, инвалид балалы гаиләләр, социаль яклауга мохтаж башка категория кешеләр бар. Әлеге ярдәм эченә акча гына түгел, ремонт ясау, җиһазлар, өс киемнәре, уенчыклар, дарулар, китаплар алу һ.б. керә.

- Бу кадәр акча каян һәм ничек җыела?

- Хәйриячелеккә предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр елдан-ел күбрәк кушыла. Былтыр район хуҗалыгының бер генә өлкәсе дә изге эштән читтә калмады. Ел да инвалидлар декадасы кысаларында Шәфкатьлелек телемарафоны уздырыла. Анда олы йөрәкле һәркем үз өлешен кертергә тырыша. 2013 елда әлеге телемарафон барышында гына да 1 миллион сумнан артык акча җыйналды, күпме балага бүләкләр ясалды.

- Районда бит әле нәкъ шушы максатларда оештырылган "Азнакай" фонды да бар?

- Әлеге фондның әһәмияте әйтеп бетергесез. Ил төкерсә, күл була диләр бит. Азнакайлылардан бөртекләп җыелган акча шунда туплана. Узган ел фонд аша мохтаҗларга 15 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

- Хәйриячелеккә иң зур өлеш кертүчеләр дип кемнәрне атарга була?

- Берсен атасаң, икенчесе үпкәләргә мөмкин. Шулай да "Азнакайнефть" идарәсен билгеләп үтми булмый. Районда бер генә чара да алар ярдәменнән башка узмый. Алар шулай ук картлар һәм инвалидлар йортының попечителе дә. Чит шәһәрләргә, өлкәләргә балаларны конкурсларга алып баруда, балалар бакчаларын, мәктәпләрне җиһазлауда, шифаханәләргә юлламалар бирүдә, сәхнә костюмнары тектерүдә һәм башка санап бетергесез эшләрдә райондашларның төп таянычы - нефтьчеләребез. "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2013" республика конкурсында җиңүче Миргазиян Динмөхәммәтовка бу исем эшмәкәр буларак кына түгел, иганәче буларак та бирелде. Үзе инвалид була торып, Октябрь Бүләк авылында мәчет төзелешенә 84 мең сум акчасын биргән Сирин Әминовны ничек зурлап телгә алмыйсың. Мәрхәмәтле кешеләр күп Азнакайда.

- Хәйриячелекне тагын да җәелдерү буенча нинди яңа чаралар күрелде?

-Былтыр район башлыгы инициативасы белән депутатлар һәм җитәкчеләр урында ятучы 155 инвалидның өенә күчтәнәчләр белән бардылар. Ике як өчен дә файдалы аралашу булды дип исәплим. Мөмкинлеккә чикләр юк. Кешеләрнең ихлас рәхмәтләре, шатлык тулы күзләре безне тагын да зуррак игелекләргә этәрә. Бергә булганда, бердәм булганда гына кыенлыкларны җиңәргә, яшәүгә өмет уты кабызырга мөмкин.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәйриячелеккә иң зур өлеш кертүчеләрнең исемнәрен әйттеләр