Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хуҗасыз торакларны ачыклыйлар

Мәгълүм булганча, республикада "Халык инвентаризациясе" акциясе бара. Аның максаты - файдаланылмый яткан хуҗасыз торакларны, җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру. Аңа Президентның шәхсән патронажлык итүе мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди куелуын күрсәтә. Массакүләм мәгълумат чаралары, Балалар иҗат үзәгендәге экран һәм башка чыганаклар аша бу хакта район халкына...

Мәгълүм булганча, республикада "Халык инвентаризациясе" акциясе бара. Аның максаты - файдаланылмый яткан хуҗасыз торакларны, җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру.

Аңа Президентның шәхсән патронажлык итүе мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди куелуын күрсәтә. Массакүләм мәгълумат чаралары, Балалар иҗат үзәгендәге экран һәм башка чыганаклар аша бу хакта район халкына хәбәр ителеп торса да, азнакайлылар аңа әле актив кушылып китә алмый.

Алынган хәбәрләрне туплаучы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасыннан әйтүләренә караганда, бүгенгә нибар ике мөрәҗәгать булган, берсе - КамПИ бинасы артындагы буш объект, икенчесе - Әлмәт тракты буйлап "Юлдаш" гаражлар ширкәтенә таба файдаланылмый яткан җир участогы турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хуҗасыз торакларны ачыклыйлар