Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәрби хезмәттән качучыларны чакырылыш башланганчы эзли башлаячаклар

Казанда армиягә чакырылучылар арасында уздырылган экспресс-тест Азнакайдан 5 егетнең организмында наркотик матдәләр булуын ачыклаган. Бу мәсьәлә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге, учреждение начальниклары, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары катнашында киңәшмәдә тикшерелде. Анда шулай ук 2013 елда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча көзге кампаниягә йомгак ясалды. Көзен хәрби хезмәткә Азнакайдан 94 егет китәргә тиеш...

Казанда армиягә чакырылучылар арасында уздырылган экспресс-тест Азнакайдан 5 егетнең организмында наркотик матдәләр булуын ачыклаган.

Бу мәсьәлә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге, учреждение начальниклары, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары катнашында киңәшмәдә тикшерелде. Анда шулай ук 2013 елда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча көзге кампаниягә йомгак ясалды.

Көзен хәрби хезмәткә Азнакайдан 94 егет китәргә тиеш булса, шуларның 17 се хәрби комиссариат юлламасы буенча «С» категорияле машина йөртүче һөнәренә бушлай укыган.

Чакырылыш кампаниясе эксцессларсыз узмаган. Биш егет чакыру кәгазе килгәч, төрле җәрәхәтләр алган: икесе аягын, берсе кул чугын сындырган, берсе тәнен пешергән, берсендә тире авыруы табылган. Бу егетләр язгы чакырылышка калдырылды.

- Наркотест нәтиҗәләре уңай булган тагы биш егеткә суд утырышы узды. Административ җаваплылыкка тартылган гаеплеләр штраф түләде. Бу проблема безнең районда гына түгел. Шулай да әлеге мәсьәләне игътибарсыз калдырырга ярамый, - дип билгеләп үтте Азнакай районы һәм шәһәре буенча ТР хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеев.

Азнакай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров хәбәр итүенчә, уртак көч белән комиссариатка армиягә барудан качып йөрүче 60 ка якын егет китерелгән. Ул хәрби хезмәттән качу административ һәм җинаять җаваплылыгы белән генә чикләнмәвен искәртте. «Әгәр егет армиядән качу нияте белән нарколог яисә психиатрга учетка баса икән, аның киләчәге аянычлы: зур компанияләр эшкә алмаячак, хокук саклау органнарына да юл ябык, машина белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм калачак. Хәрби комиссариат аркылы бирелгән маддә (статья) гомерлек, аны төзәтү мөмкинлеге юк. Качып йөрүчеләргә килгәндә, шуны әйтәсем килә: бер ел хәрби хезмәт белән ике ел төрмәдә утырып чыгуны чагыштырып та булмый», - диде полиция подполковнигы.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык авыл җирлекләрендә дә 2013 елгы чакырылыш кампаниясенең үтәлешенә анализ ясады, мөһим чарага алдан ук әзерләнү кирәклеге хакында әйтте.

Армиягә барудан качып йөрүчеләрне эзләү буенча башкарылган эшләр турында Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева таныштырды:

- Комиссариатка чакырылган 102 егетнең 79ы гына килде, 23 кеше армиядән качып йөри. Бистә җитәкчеләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә бу егетләрнең ата-аналары белән аңлату эше алып бара, яшьләрнең кайда качып ятуын ачыклый. Армиягә бармас өчен Мәскәүгә, чит илгә киткәннәре дә бар.

Рәдиф Камалеев андыйларның өч ай вакыт үткәч район хәрби комиссариатыннан исәптән төшеп, яшәгән җире буенча теркәлергә тиешлеген искәртте. Район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов кампаниянең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте: районыбызда Бердәм чакырылыш көнен һәм матур традициягә әверелгән башка шундый чараларны уздыру, аларны тагын да нәтиҗәлерәк итү ысулларын эзләргә кирәклеген әйтте. Аның урынбасары Дамир Гыйләҗев авылларда егетләрне тантаналы озату мәсьәләсе буенча мәдәният йортлары директорлары белән сөйләшү булуы, уңай карар кабул ителүе хакында белдерде.

Киңәшмәдә Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин хәрби хезмәткә чакырылучыларның хәзерлеген билгеләү һәм өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелүчеләрнең санын киметү турында чыгыш ясады. Ул шулай ук сырхауханә аша армиядән азат ителгән егетләрнең савыктыру узуын әйтте.

Бүгенге көндә хәрби хезмәт тормышта югары күтәрелүдә ярдәм итә. Армиядә үзләрен яхшы яктан күрсәткәннәр югары уку йортына конкурстан тыш керү мөмкинлегенә ия. Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәткә фәкать армиядә булганнарны гына алалар. «Ни өчен мин бер елымны әрәм итәргә тиеш?» - дигән сорау инде актуальлеген югалтты: хәрби хезмәтнең элекке дәрәҗәсе кайта...

Айгөл Шәрипова

Фото http://bestglobalinfo.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәрби хезмәттән качучыларны чакырылыш башланганчы эзли башлаячаклар